tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда VIII Якупов укулары узды
Казанда VIII Якупов укулары узды

Казанда VIII Якупов укулары узды

Мөхәррәм аеның 17-нче көнендә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең актлар залында VIII Якупов укулары узды. Фәнни-гамәли конференция ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тарафыннан, күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме һәм шаһит  Вәлиулла хәзрәт Якуповның дини һәм интеллектуаль мирасын барлау максатыннан, оештырылды. Анда Вәлиулла хәзрәтнең хезмәттәшләре, дуслары, остазлары, шәкертләре, фикердәшләре катнашты. Әгәр исән булса, күренекле дин эшлеклесенә быел 4 сентябрьдә 56 яшь тулган булыр иде.

Чара традицион рәвештә Изге Коръән аятләрен уку белән башланып китте. Конференциядә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде.

“Аллаһы Тәгалә Вәлиулла хәзрәткә милли аң биргән һәм шул милли аң аша динне дә күңеленә салган. Ул дингә шактый яшьли килде. Яшь булуына да карамастан, үзе артыннан аны ихтирам иткән күпме кешене дин өлкәсенә алып килде. Кыска гына гомере эчендә Вәлиулла хәзрәт исламны, дини мәгарифне һәм әдәбиятны үстерү өлкәсендә гаҗәеп зур эшләр башкарырга өлгерде. Аның тормышы – һәрберебезгә үрнәк булырлык!”, – диде Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. Ул Вәлиулла хәзрәт җитәкчелегендәге “Иман” нәшриятында ислам юнәлеше буенча меңнән артык исемдәге китап – дини хезмәтләр, тарихи китаплар басылып чыгуын искәртеп узды.

Вәлиулла хәзрәт Якупов турындагы җылы хатирәләре белән Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин да уртаклашты. Ул ассызыклап узганча, Вәлиулла хәзрәт, күпләрдән аермалы буларак, ислам яңарышының төп юлларын бик тиз аңлаган. Татарстанда, гомумән, Россиядә ислам дине таралышын дөрес юлга җибәрүдә аның роле зур булган.

“Вәлиулла хәзрәт татар халкына элек-электән хас булган традицион дини кыйммәтләрне саклап торуда төп баганаларның берсенә әйләнде. Ул фикерләрен кирәк вакытта курыкмыйча әйтә белде. Татарстанда ислам мәгарифе системасы чишмә башында торган, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен торгызган, мөселманнар өчен миллионлаган тираж белән китаплар, шул исәптән классик хәдис җыентыкларының барысын да диярлек беренчеләрдән булып әзерләп бастырган, бай мирасыбызны бөртекләп җыеп халыкка җиткергән күпкырлы шәхес иде Вәлиулла хәзрәт”, – дип билгеләп үтте Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин.

Конференция эшендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты. Ул Якупов укуларын оештыручыларга рәхмәт белдерде. Баш казый бүген дин тотарга, дини белем алырга мөмкинлекләр күп булуын, Татарстанда 1,5 мең мәчет, мәдрәсәләр, РИИ һәм БИА эшләп килүен искәртте.

“Вәлиулла хәзрәт Якуповның тормышына һәм эшчәнлегенә бәя бирү өчен, ул яшәгән заманны белергә кирәк. Ә ул чакта дини үсеш өчен бернинди нигез юк иде диярлек. Бүген гөрләп эшләгән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен биналы итү, әлеге уку йортын аякка бастыру өчен зур тырышлык куйган Вәлиулла хәзрәт шул катлаулы чорда эшләде. Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ үзенең бер хәдисендә: “Бер батыр мең куркактан хәерлерәк”, – дигән. Вәлиулла хәзрәт әнә шундый батыр йөрәкле, курку белмәс, үз эшенә инанган, халык мәнфәгатьләрен үз мәнфәгатьләреннән һәрчак өстен куйган шәхес иде. Мәрхүмнең рухы шат булсын! Сүзләребез дога булып барып ирешсен!”, –  дигән теләкләрен җиткерде Җәлил хәзрәт.

Чара барышында Вәлиулла хәзрәт Якупов турындагы истәлекләре белән шулай ук ТР Президенты Аппараты эчке сәясәт департаментының дини оешмалар белән элемтә идарәсе киңәшчесе Рәмис Хисмәтуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакалалар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Татарстанның Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин һ.б.лар уртаклашты.

Конференция мәрхүмнең рухына дога кылу белән төгәлләнде.

Белешмә өчен. Вәлиулла Мәхмүт улы Якупов 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстан Республикасының Уфа районы Дмитриевка авылында туа. 1987 елда «Электрохимик җитештерү технологиясе» белгечлеге буенча С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтын тәмамлый һәм «инженер химик-технолог» дипломы ала.  Шул ук вакытта КДУның тарих факультетына читтән торып укырга керә. Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый. 1991 елда Вәлиулла Якупов «Иман» нәшриятын  җитәкли. Әлеге нәшрият ислам юнәлеше буенча меңнән артык исемдәге китап – дини хезмәтләр, тарихи китаплар бастыруы белән билгеле. Вәлиулла хәзрәт берничә публицистик басманың – «Иман», «Вера» газеталарының, «Мусульманский мир», «Иман нуры»  журналларының, еллык «Мөселман календаре»нең шеф-редакторы була.  Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы һәм «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры булып хезмәт куя.

1998 елда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары – вакфлар рәисе итеп билгеләнә. 2002 һәм 2006 елларда мөселманнар съездында әлеге вазыйфага кабат сайлап куела. Вәлиулла хәзрәт Якупов Россиядә беренче ислам әдәбияты нәшриятына нигез салучы, күпсанлы дини һәм тарихи хезмәтләр авторы, актив публицист һәм ислам популяризаторы буларак та билгеле.

2012 елның 19 июлендә үзенең йорты подъездында ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә фаҗигале төстә һәлак була

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*