tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Яшь килен» проектының яңа сезоны башланды
Казанда «Яшь килен» проектының яңа сезоны башланды

Казанда «Яшь килен» проектының яңа сезоны башланды

Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 5-нче көнендә (22-нче октябрьдә), Казанда «Яшь килен» яшьләр проектының яңа сезоны башланып китте. Анда катнашырга Казанда яшәүчеләр генә түгел, Россиянең башка районнары һәм төбәкләре дә теләк белдерде. Шуңа күрә дәресләр оффлайнда гына түгел, онлайн форматта да үткәреләчәк. Проектта Казаннан, Мәскәүдән, Уфадан, Пензадан, Петропавловскидан, Чистайдан, Әлмәттән һәм башка шәһәрләрдән утыздан артык гүзәл зат катнашачак.

Оффлайн курсларда катнашучыларны 10 очрашу – танышу, Татарстан мөфтиеннән мавыктыргыч, танып белү лекциясе, психология һәм татар традицияләрен өйрәнү буенча дәресләр, аш-су остасыннан мастер-класс, кинозалга бару, тематик фотосессия һәм башкалар көтә. Оештыручылар һәм остазлар видео-дәресләр, лекцияләр, тестлар һәм танышу, хитб (ярәшү, димләү), никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кызлар физиологиясе кагыйдәләре турында өстәмә белемнәр базасы кергән махсус телеграм-канал әзерләде.

Чарада онлайн катнашу исә үз эченә түбәндәгеләрне ала: реаль вакыт режимында дәресләр (Instagram ябык каналында эфир), видео-дәресләр базасына керү, эш материалларын посылка белән җибәрү, танышу кагыйдәләре, хитб (ярәшү, димләү), никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кыз физиологиясе, шәхси куратор, тере аралашу турында телеграм-канал.

“Яшь килен” мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла һәм шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана. Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр – бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә ала. Спикерлар булып психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*