tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның сукбайлар приюты корбан итеннән авыз итте
Казанның сукбайлар приюты корбан итеннән авыз итте

Казанның сукбайлар приюты корбан итеннән авыз итте

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 16-нчы көнендә (6-нчы августта), Казанның “Мохтаҗларга бушлай ярдәм” комплексында йорт-җирсез калган һәм мохтаҗ кешеләргә 300 порция кайнар пылау таратылды. 750 татарстанлы гаиләсенә ярдәм күркәткән “Зәкят” хәйрия фондыннан тыш, нәзарәтнең корбан чалу мәйданчыгына мохтаҗларга дип атап корбан итләренең аерым партиясен Халыкара Ислам бизнесы ассоциациясе (МАИБ)  тапшырды – барлыгы 2,3 тонна күләмендә ит (70 сарык һәм 4 сыер) Казанның сукбайлар өчен приюты ихтыяҗларына тотылачак. Корбан итләреннән төрле ризыклар башкалабызның Кабан арты мәчете ишегалдында ачык һавада – зур казанда әзерләнеп, Казанның сукбайлар приюты – Борһан Шаһиди урамы, 26-нчы йорт адресы буенча урнашкан “Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү” комплексына алып киленә. Шулай итеп, бүген сәгать 10.00-нан 150 порция, 14.00 сәгатьтә – янә 150 порция пылауны бер генә тапкыр кулланыла торган савыт-сабаларга салып, мохтаҗларга өләштеләр. Исегезгә төшерәбез, мөфтият әлеге комплексны шефлыкка алды һәм ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча әлеге социаль башлангыч Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ризыкны әзерләү һәм тарату барышында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу чаралары күрелә.

Тәүлегенә 300 порция ризык әзерләү уртача 8-11 мең сумга төшә. Кайнар ашларны даими рәвештә чиратлашып билгеле бер көндә Казанның ике хәләл рестораны китереп тора. Ләкин әлегә атнаның ике көне – дүшәмбе һәм шимбә “буш” калды, бу көннәрдә мохтаҗларны туендыру битараф булмаган кешеләр ярдәмендә җыелган акчага оештырыла.

Б.Шахиди урамында урнашкан Комплекс танылган җәмәгать эшлеклесе Азат Гайнетдинов җитәкләгән Реабилитация һәм адаптация үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Монда өйсез калганнар өчен йокы урыннары, душ һәм мунча, санузел, кием һәм аяк киеме кабул итә торган пунктлар булдырылды. Бирегә, милләтенә һәм диненә карамастан, авыр тормыш хәлендә калган төрле кеше килә ала. Приютта уртача 25-30 кеше тора.

Кадерле дин кардәшләребез! Мөхтәрәм казанлылар һәм татарстанлылар! Әгәр сезнең йорт-җирсез калганнарга ярдәм итәргә теләгегез булса, моны берничә юл белән башкара аласыз:

– акчаны Сбербанк картасына 4817 7601 5749 9199 (Гүзәл Илдаровна Хәмидуллина – комплексның хезмәткәре) күчереп була;

– әгәр сез хәләл кафе-ресторан тотасыз икән, атнаның шимбә яки дүшәмбе көннәрендә приютны ризык белән тәэмин итә аласыз − Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән элемтәгә керү өчен телефон (т.: +7 (937) 290-05-61);

– Яхшы хәлдә сакланган (!), ел фасылына туры килә торган кием-салым, аяк киеме, сумка һәм баш киемнәрен һ.б. приютка көн дә 09.00-дан 19.00 сәгатькә кадәр китереп була.

Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

Белешмә өчен: ТР МДН “Мохтаҗларга бушлай ярдәм” комплексы белән Автоном коммерциячел булмаган Реабилитация һәм адаптация социаль үзәге белән 2014-нче елдан бирле хезмәттәшлек итә. Мисал өчен, быел VIII Республикакүләм ифтары кысаларында Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды ярдәме белән Үзәккә көн саен 400-гә якын ифтар җыелмалары килеп торды. Казанның Вахитов һәм Иделбуе районнары мөхтәсибәте өстәп тагын 400 порция кайнар ризык таратуны оештырды. Моннан тыш, Рамазан аенда Диния нәзарәте, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тырышлыгы белән, приютка санузел һәм мунча оештыру өчен өстәмә павильоннар бүләк итте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*