tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләчәкне уйлап
Киләчәкне уйлап

Киләчәкне уйлап

Төмән өлкәсенең 30дан артык имам-хатыйбы Татарстан Республикасының баш каласы – Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган Ш.Мәрҗәнинең 200 еллыгы уңаеннан уздырылган “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашу бәхетенә ирештеләр. Ошбу, бик әһәмиятле һәм бик тә зарури булган чарада Россиянең төрле төбәкләрендә сибелеп яшәгән татар милләттәшләребез катнаштылар, Көнчыгыштагы Сахалин утравыннан алып, Көнбатыштагы Калининград шәһәренә хәтле килгән. Алһәмдулиллаһ! Шундый, ел саен кабатланып тора торган җыелыш – күрешүләр, үзенә бер төрле, кабатланмаслык, сокланырлык традициягә әверелеп китте. Ерак өлкәләрдә яшәгән милләттәшләр, ошбу форум җыелышларын бик сагынып, зур өметләр белән каршы алалар.

Форумның планлаштырылган беренче көне, килгән имамнарның алдан ук әзерләнеп куйган чыгышлары белән, түбәндәге секцияләргә бүленеп үткәрелде:

  1. Татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге, танылган урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру.
  2. Балаларга милли тәрбия, дини белем бирү өлкәсендә тупланган тәжрибә һәм проблемалар.
  3. “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен тормышка ашыру мәсьәләләре.
  4. Татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле.

Секцияләрдә бик тәҗрибәле һәм нәтиҗәле чыгышлар яңгырады. Чыгыш ясаучыларның эшләренә бәя биргәндә, үз якларында зур һәм файдалы эшләр алып барулары ачыкланды.

Форумның икенче көнендә “Корстон” сәүдә комплексында пленар утырыш булып үтте. Татарстан президенты Рөстәм Миңнихановның форум кунакларын кайнар сәламнәр белән каршы алып, динебезне, милләтебезне саклап калу, киләчәктә ошбу юлда тырышып хезмәт итү турында кайгыртуы, тамашачылар күңелендә бик жылы һәм онытылмаслык хисләр калдырды. Президент аеруча актив дин әһелләренә бүләкләр бирде, алар арасында өлкәбез дини идарәсе җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковка да Мактау грамотасы тапшырылды. Җомга намазыннан соң пленар утырыш үз эшен дәвам итте һәм форумда катнашучыларга тәкъдим ителгән Резолюция хөкемнәре белән таныштырдылар. Монда бик мөһим һәм халкыбыз өчен әһәмиятле, катлаулы сораулар яңгырады. Барча булган тамашачылар күрсәтелгән резолюция кануннарын хуплап, бер тавыштан кабул иттеләр. Инша Аллаһ, ошбу сораулар халкыбыз тарафыннан уңышлы рәвештә хәл ителер дип өмет итәбез. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, дип әйтелә мәкәльдә. Берлектә терлек – бергә булсак, булдырабыз! Әлбәттә, урыннарда-төбәкләрдә, бертуксаусыз хәрәкәт кирәк. Бүгеннән башлап, иртәгә калдырмыйча, ике кулыбызны сызганып, зур тырышлык белән киләсе форумнарда эчтәлекле, сокланырлык тәҗрибәләр белән катнашырга насыйп итсен.

Форумның өченче көнендә, гадәттәгечә, Болгар шәһәрендә “Изге Болгар жыены” оештырылды. Күңелләр дулкынланды. Монда, күп вакытлар элек, безнең әби-бабайлар ислам динендә беренче адымнарын атлаганнар, хак динне безгә мирас итеп калдырганнар. Ошбу тарихи урында бергәләшеп: Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Минтемир абый Шәймиев, хөрмәткә ия булган кунаклар, вәкилләр, ераклардан килгән имамнар өйлә намазында катнаштылар, киләчәгебез якты, нурлы булсын, диеп дога кылдылар.

Әйтеп бетергесез, сибелеп-чәчелеп, төрле якларда яшәгән милләттәшләребезне- халкыбыз өчен маяк, үзенә тартып торган Казан каласында безләрне жыеп- туплап, зур чыгымнар файдаланып, оештырып үткәргән истәлекле форумның хуҗасы – Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Минтемир абый Шаймиевка һәм аларның ярдәмчеләренә, ошбу хезмәттә актив катнашучыларга зур рәхмәтләремне белдереп, яңадан яңа уңышлар, динебезнең, милләтебезнең алга баруларын теләп калам.

Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Төмән шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*