tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре Корбан ашы уздыра
Татар  яшьләре Корбан ашы уздыра

Татар яшьләре Корбан ашы уздыра

Агымдагы елның 16 октябрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Ихлас” мөселман яшьләре хәрәкәте белән берлектә һәм Татарстан Республикасының Диния назәрәте яшьләр бүлеге ярдәмендә иң зур мөселман бәйрәмнәренең берсенә – Корбан гаетенә багышланган мәҗлес – Корбан ашы уздыра.

Чарада бөтен республикадан 300гә якын татар яшьләре катнашачак дип көтелә. Алар арасында республиканың  яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәдрәсә шәкертләре, Казанның югары  уку йортлары студентлары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Ихлас”  мөселман яшьләре хәрәкәте активистлары, балалар йортлары һәм татар гимназияләре укучылары.

Мәҗлес вакытында республиканың  абруйлы имамнары тарафыннан Коръән, вәгазь укудан кала, кызыклы программа көтелә: мөнәҗәтләр, хәдисләрне, татар тарихын һәм Исламга кагылышлы фактларны белү буенча викторина уздыру каралган. Чарада Татарстан хөкүмәте вәкилләре дә катнашак дип көтелә.

“Корбан ашы татар, Татарстан  яшьләрен берләштерү, халкыбызның матур  дини гадәтләрен һәм ислам дине кыйммәтләрен яшьләр арасында тарату һәм хәйрия максатыннан уздырыла”, – ди Бөтендөнья татар яшьләре җыены рәисе Тәбриз Яруллин.

Корбан ашын Бөтендөнья татар  конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасының Диния назәрәте яшьләр бүлеге ярдәме белән Бөтендөнья татар яшьләре  форумы һәм “Ихлас” мөселман яшьләре хәрәкәте оештыра.

Өстәвенә, шушы чара кысаларында Каазан мәчетләрендә мөһтаҗларга корбан ите таратылачак.

Татар яшьләре тарафыннан Корбан ашы беренче тапкыр былтыр оештырылды –   http://www.islam-portal.ru/novosti/104/3747/?sphrase_id=360099

Бөтендөнья татар яшьләре  форумы матбүгат үзәге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*