tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Корбан гаетендә ике бәйрәм
Корбан гаетендә ике бәйрәм

Корбан гаетендә ике бәйрәм

Быелгы Корбан гаете Австралия татарлары өчен икеләтә бәйрәм булды. Былтыргы Корбан бәйрәмендә милләттәшләребез күпләп яшәгән Аделаида шәһәрендә гыйбадәтханә ачылды, анда татарча вәгазь тыңланды.

Татарстаннан Австралиягә имам булып киткән Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов сүзләренчә, узган ел татар мәхәлләсе өчен күңелле вакыйгаларга бай булган. Тулысынча төзекләндерү эшләре тәмамланган, мәхәллә әгъзалары тузан суырткыч, чәй кайнату өчен зур казан алып килгәннәр, сәдака акчасына җыела торган өстәлләр алынган. Хәзер ифтар, төрле мәҗлесләр өчен бар кирәк-ярак бар. Гыйбадәтханә янында өч чәчәклек тә корылган.

Быелгы Гает намазына кеше ике тапкыр күбрәк килгән булган. Австралиядә 6 октябрь көнне дәүләт бәйрәме булганга күрә, Корбанга өч көн ял туры килде. Мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Шимбә көнне исә барысы да Ләйлә Садри исемендәге Татар милли үзәгенә Корбан чәй мәҗлесенә җыелышканнар.

Балалар чыгышларын әзерләгән арада олылар ТНВ каналының “Татарлар” тапшыруыннан Корбан гаетенә багышланган өзекләр, шул исәптән Татарстан мөфтие исеменнән сөйләгән Җәлил хәзрәт котлавын да караганнар.

Соңыннан татар-башкорт милли мәктәп укучылары “Шалкан” әкиятен уйнап күрсәтеләр. Корбан бәйрәменә балалар тарафыннан әзерләп тамаша күрсәтү матур бер гадәткә әверелеп бара. Былтыр Булат хәзрәт һәм Халидә Хөсәенова Корбан бәйрәменә дип “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштергәннәр иде. Тамашадан соң балалар Роберт Миңнуллин шигырьләрен сөйләделәр, Корбан бәйрәменә багышланган викторинада катнаштылар. Ахырда Татарстан мөфтияте әзерләгән видеороликларны күмәкләшеп караганнар.

Чәй табынына тәм-томны мәхәллә әгъзалары үзләре әзерләп килгәннәр. Кем нигә оста – шуны пешергәннәр. Акшам намазы укылгач дин кардәшләре имамның үгет-нәсыйхәтен тыңлаганнар.

Киләсе зур җыелышка Австралия татарлары декабрьдә киләчәк. Ул вакытта алар Сабантуен бәйрәм итә.

Один комментарий

  1. шамил баһаутдин

    Әфариннар! Сокланырга гына кала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*