tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коръән укучылар бәйгесе
Коръән  укучылар бәйгесе

Коръән укучылар бәйгесе

Мәктәп укучыларының көзге каникул көннәрендә  Сарытау шәһәренә илебезнең  сигез төбәгеннән  утызга якын кыз бала Коръән уку бәйгесенә җыелды. Сарытау мөселманнарының Диния назарәте оештырган Беренче төбәкара ярышка үз шәһәрләрендәге сайлап алу турларында җиңеп чыккан балалар килде. Ике көн дәвамында алар дүрт номинациядә көч сынашты. Бу ярыш кысаларында тамашачылар арасында да бәйге үтте. Анда җиңүче тамашачы кече хаҗга юлламма белән бүләкләнде.

Беренче тапкыр үткәрелүче бүгенге бәйгедә илебезнең сигез төбәгенән берничә милләт вәкиле катнашырга  теләк белдергән. Алар арасында татар, башкорт, дагыстан, авар, чечән, үзбәк, таҗик һәм балкар халкы вәкилләре бар. Авар милләтеннән булган  җиде яшьлек  Фатыйма Микаилова  ярышта катнашырга апасы Мәдинә белән килгән.

“Мин Коръәнне узган ел ноябрь аенда өйрәнә башладым. Мине әниемнең туган өйрәтте” ди бала

Ерак дип тормаганнар, Мордовия Республикасының данлыклы Белозерье авылыннан да берничә кыз бала килгән. Кырык тугыз яшьлек биш бала атасы Али Салихов бәйгегә   өченче баласын Сараны китергән.

Әле конкурс башланырга байтак вакыт булса да, мәчет бүлмәләрендә инде иртән-иртүк бәйгедә катнашучы кызлар әзерлеккә керешкәннәр иде. Юлия Гатауллова   Ульяновск өлкәсеннән  финалга узган бердәнбер кыз.

Изге Коръән укучы кызларның белем дәрәҗәсен башка төбәкләрдән чакырылган мәртәбәле жюри бәяләде. Алар  ислам дине буенча белемне генә түгел, ә авазларның әйтелешенә дә һәм  тавыш матурлыгына  да игътибар итте.

 Ярышта катнашучыларның күпчелеге Сарытау шәһәреннән булуы  гаҗәп түгел. Биредәге ислам комплексында  2007 нче елдан бирле Шейх-Сәид исемендәге урта дини белем бирүче мәдрәсә эшләп килә. Аның  каршындагы якшәмбе мәктәбендә укучы сабыйларның  да байтагы  нәни кызлар икән. Менә бу бүлмә дә махсус алар өчен эшләнгән.  Дөресен әйтергә кирәк, Россиядә беренче тапкыр хатын-кызлар арасында коръән укучылар ярышын оештыру һәм уздыру җиңел булмаган. Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкәтдәс хәзрәт Бибарсов белдергәнчә, кызганычка каршы,  төбәкләрдә изге китап    укучы кызлар  бармак белән генә санарлык икән.
  Саратов шәһәрендә яшәүче, элек христиан динендә булган  23 яшьлек Елена  Дмитириенко моннан өч ел элек мөселман диненә күчкән. Мондый бәйгедә тәүге кат катнашуы  булды.      Бәйгене тамаша кылырга килгән хатын-кызлар арасында лоторея да уйнатылды. Кече хаҗ-умрага бару өчен юллама Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылыннан Гүзәл Дибердиевага насыйп булды.

Менә өч сәгатьтән артык барган бәйгенең җиңүчесен атар вакыт җитте. Ислам дине белгечләреннән торган жюри озаклап киңәшләшкәннән  соң,   Сарытау шәһәреннән   Елена Дмитринеконы  конкурсның  төп җиңүчесе итеп  игълан итте.

 Рамис Сафин,  Сарытау өлкәсеннән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*