tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Красная Горка-Горбатовка бәйрәм итте
Красная Горка-Горбатовка бәйрәм итте

Красная Горка-Горбатовка бәйрәм итте

Ураза гаете көнне Володар районының бердәнбер татар торак пункты булган Красная Горка авылында бәйрәмчә мохтитта җирле татарлар һәм Дзержинск шәһәреннән килгән милләттәшләребез изге Рамазан аеның уңышлы тәмамлануын һәм биредәге Аллаһы йортының 10 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.

Әлеге мәчетне өлкә татар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш булган Мостафа Насрулла улы Фатыйховның иҗтимагый һәм милли вә дини эшчәнлеге казанышы дип әйтсәк, һич ялгыш булмас. Ул беренчеләрдән бу авылда мәчет булдыру инициативасы белән чыкты һәм булачак Аллаһы бинасының нигезеннән башлап, ярым айлы манарасын күтәрүгә кадәр эш башында торды, кыска вакыт эчендә мәчетне торгызу өчен бөтен эшлекле элемтәләрен кулланды, сокланырлык оештыру сәләтен, гаилә әгъзаларын эшкә җикте һәм бу игелекле гамәлгә шактый гына үзенең малын да сарыф итте.

Мостафа абыйның татарлар файдасына, районда һәм өлкәдә халыкара дуслыкны ныгытуга куйган хезмәтен Володар җирлегенең үзидарә башлыгы Татьяна Швецова да, “Бердәм Россия” партиясенең район бүлекчәсе җитәкчесе Анатолий Лыткин да һәм Красная Горка авыл советы депутаты Солтан Шарафетдинов та югары бәяләделәр, аның җәмәгатьчелек эшчәнлегенә тирән ихтирамнарын белдерделәр һәм юбилей уңаеннан мәчеткә тузан суырткыч бүләк иттеләр. Хайдәр хәзрәт Хайретдинов җитәкчелегендә гает намазын укыганнан соң, барлык ир-ат мәчет азбарында бәйрәм хисенә күмелгән хатын-кызларга чыгып кушылдылар һәм тантана саф һавада көч-куәт алды. Иң баштан авыл советы исеменнән Солтан Шәфәкович җирле татарлар тормышында зур роль уйнаган Т.Швецова, Р.Усманов, М.Сафин, Р.Хакимов, Т.Даминов, Х.Хаев, Г.Әхмәтҗанов, В.Водовозов, У.Ходжин, Фания һәм Хадичә Абзаловалар, Г.Сафина, Р.Җәфәрова, К.Адиатуллина, Н.Рахматуллина һәм барча район газетасы хезмәткәрләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, ә Мостафа Насруллович аларга бүләкләр тапшыра барды.

Өлкә Диния нәзарәте исеменнән Хөрмәт грамотасына дистәгә якын актив милләттәшләр лаек булды. Россия Мөфтиләр советы исеменнән “Рухи бердәмлек өчен” медальләре белән Хайдәр Фатехов, Тәлгат Гайнетдинов һәм Габделәхәт Сайфуллин бүләкләнделәр. Аларның хөрмәтенә “Туган як моңнары” ансамбле артистлары Дамир Фәезханов, Марат Муллин һәм Динара Халилова бик матур җырлар яңгыраттылар. Гомумән, аларның чыгышларын ба-рысы да бик яратып тыңлады һәм карады. Сәгать өстенә барган концертлы һәм бүләкле тантанадан соң, барысы да бәйрәм табыны артына утырышты. Бай ризыклы һәм тәмле пылаулы өстәлне Марат һәм Хайдәр Фатыйховлар, Тәлгат Гайнетдинов һәм Габделәхәт Сайфуллин исәбеннән корганнар иде.

Бу көнне бик күп җылы сүзләр Мостафа Насрулла улы исеменә әйтелде, район түрәләреннән алып, гади милләттәшләребезгә кадәр аңа чиксез ихтирамнарын һәм хөрмәтләрен белдерделәр. Ә ул, үз чиратында, ерак юлны якын итеп килгән “Туган як” газетасы хезмәткәрләренә, Володар районы җитәкчеләренә һәм бирегә килгән барча дин кардәшләребезгә олы рәхмәтләрен ирештерде һәм алга табан да газиз халкыбыз файдасына тугрылыклы хезмәт кылачагын ышандырды.

Өлкә чигендәге районның бу татар авылында беренче тапкыр гына булсак та, андагы күп санлы таныш-белешләребезне очратып, үзебезне иркен хис иттек, рәхәтләнеп бәйрәм өлеше алып кайттык һәм бүген өлкәбезнең традицион 34 авылына монысын да өстәп куя алабыз. Солтан Шәфәкович әйтүенчә, бу авылда 120 йорт исәпләнә һәм аларның күбесендә татарлар яши.

Олег ӘНДӘРҖӘНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*