tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мəчет юбилеена – мәҗлес
Мəчет юбилеена – мәҗлес

Мəчет юбилеена – мәҗлес

Алдан хəбəр иткəнебезчə, яңа Россия тарихында, ягъни үзгəртеп кору елларында динебезгə иреклек бирелгəч, төбəгебездə беренчелəрдəн булып төзелгəн Түбән Новгород өлкәсендәге Иске Мочали авылы мəчете 18 августта үзенең 30 еллыгын билгелəп үтте. Шул уңайдан өлкəбезнең уңышлы һəм тəҗрибəле фермеры, Нижгар татарлары конгрессы активисты һəм иганəчесе, гомумəн, миллəтебез үсешенə һəрьяклап зур өлеш кертеп килгəн, туган авылында зур сабантуйлар һəм концертлар оештыру белəн тирə-якта дан-абруй казанган Зөфəр Ибраһим улы Зайров зур мəҗлес корды.

– Мəчетебез юбилеена сабантуй оештырырга ният кылган идек, əмма лəкин менə шушы коронавирус чире килеп чыгу сəбəпле, бу идеядəн баш тартырга мəҗбүр булдык. Ə менə карантин шартлары йомшартыла башлагач, бөтен авыл халкы ярдəме белəн торгызылган Аллаһы йортыбызның юбилеен аш мəҗлесе корып кына булса да бəйрəм итеп үтəргə кирəк, дип гаилəм белəн карар кылдык. Имамыбыз Равил хəзрəт Шамуков та, өлкə мөселманнары Диния нəзарəте рəисе Гаяз хəзрəт Закиров та бу ниятебезне хуплап, үз хəер-фатихаларын бирделəр, – дип каршы алды безне Зөфəр абый.
Кунаклар җирле мәчеткә өйлә намазы укырга килгәнче, бу Аллаһы йортын булдыру инициативасы белән чыккан һәм төзү эшләренең башында торган Фәйзулла аганың улы Вәлит абый Таҗиров белән кыскача гына әңгәмә корып алдык.

– Әйе, әти гади гына колхозчы булса да, динебезне бер дә якка какмады. “Бары Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм бөеклегенә ышанганга күрә генә мин сугышны башыннан алып ахырынача уздым һәм исән-имин туган авылыма әйләнеп кайттым”, – дип әтинең сөйләгәннәрен әле дә хәтерлим. Һәм ул безне дә, ун баласын, дингә хөрмәтле карашта тәрбияләде. Әлбәттә, бу өлкәдә әниебез Өркияның да өлеше зур булды, чөнки әти һәрвакыт эштә иде һәм безнең белән күбрәк “Герой-ана” исемен лаеклы рәвештә йөрткән әни шөгыльләнде. Икесенең дә урыннарын Аллаһы Тәгалә җәннәтләрдән әйләсен иде. Берсе аеруча да кызганыч, мәчетебез эшли башлаганнан алып, әтием анда бары тик өч тапкыр гына җомга намазын укып калды, чөнки 1989 елның алтын көзендә ул безнең арадан 76 яшендә мәңгелеккә китеп барды.

Дөреслек хакында әйтергә кирәк, әти авылда мәчет төзү инициативасы белән чыккач, аны Мирфаиз абзый белән Зөфәр абый да, шулай ук ул чактагы муллабыз Абдулмаин хәзрәт тә хуплый һәм нәкъ алар бу изге эшкә авыл буйлап акча җыюга керешә, хәтта башка авылларга да чыгалар. Җирле колхоз да нык булыша. Аның рәисе Ринат Җамалетдинов юлламасы буенча әти Горькийга барып, мәчет төзергә рөхсәт ала һәм эшне кызу тотканга, югары оештыручанлык булганга күрә, шул ук 1989 елның 3 сентябрендә мәчетебезнең манарасы күтәрелде.

Шунда тагын бер кызыклы һәм мөһим фактка тукталып үтәргә кирәк. Инде мәчет түбә астында, манара да әзер, аны тантаналы рәвештә күтәрү көне дә билгеләнгән. Тик ярым ай белән генә көтелмәгән хәл килеп чыга. Бу эшкә акча ышандыручылар финанс кытлык кичерүләрен сәбәп итеп, вәгъдәләрен үтәми. Әти күңел төшенкелегенә нык бирелеп, кайтып бара икән. Шунда Зөфәр Зайров аның кырылган кәефен күреп алып, хәлләрен сораша башлый һәм сәбәпнең мәгънәсенә төшенгәч үк, кесәсеннән 800 сум чыгара да әтигә тапшыра. “Зөфәр, кадерлем, безгә бит 750 сум гына кирәк”, – дигән була әти. “Калганы яңа мәчеткә садака булып калсын”, – дип җаваплый Зөфәр Ибраһим улы. Ул әтине аеруча да хөрмәт итте, чөнки аның да әтисе дәһшәтле сугышның чын ветераны иде.

Менә шулай, энем, мәчетебезнең манарасында Зөфәр дустыбызның ярым ае ялтырап тора, – дип сөйләде җирле мәхәллә карты Вәлит абый Таҗиров.
Өйлә намазы алдыннан, мәчеткә җыелган мәхәллә әгъзаларын, хөрмәтле кунакларны өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт күркәм ислам сәламнәре белән ихластан җылы сәламләде, рухи тормышыбыздагы бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрикләде һәм мәчет төзелешенә кагылышлы изге гамәл кылучыларга Аллаһы Тәгаләнең шәфкатьлеге турында кыскача гына вәгазь сөйләде.

Җирле мәчет мөәзине Фатех абый Млюков азан әйткәннән соң, җәмәгать бергәләшеп өйлә намазын укыды һәм Аллаһы йортының ишегалдында истәлеккә фотога төшкәннән соң, Зөфәр абый Зайровка кунакка юл алды. Биредә барысы да аш табыны артына җайлы гына утырышкач, хуҗа көн тәртибе белән таныштырып үтте, ә мәҗлесне Гаяз хәзрәт алып барды, ул «фатиха», «Ихлас» сүрәләрен укыды, аның җитәкчелегендә тәкбир әйтелде һәм «Фәләк» сүрәсен укыганнан соң, Пашат мулласы, Сергач, Спас һәм Кнәген районнары баш имамы Марат хәзрәт Салахетдинов матур гына иттереп Коръән-Кәримне укыды. Хуҗа һәм хуҗабикә тарафыннан хәер-садака таратылганнан соң, кунаклар кайнар ашка кереште.

Корбан ризыгыннан корылган табын тәмамланганнан соң, Иске Мочали авылы имамы Равил хәзрәт кунакларны мәчетнең төзелеш тарихы белән таныштырып үтте, кайбер шәхесләрнең бу өлкәдәге ярдәмнәренә аерым тукталды, шул исәптә Зөфәр Ибраһим улына да олы рәхмәтләрен ирештерде. Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех үзенең эчтәлекле җырлары һәм үзенчәлекле башкаруы белән кунакларның күңелен ачты, Кече Рбишчадан шулай ук махсус килгән талантлы җырчыбыз һәм баянчыбыз Илдус Харрясов та бик матур чыгышлары белән сөендерде, хәтта Зөфәр абый үзе дә бик яхшы җырлады.

Бу көнне рухи тормышыбызда мәчетләрнең, имамнарның уйнаган рольләре турында, үзгәреш җиле белән урыннарда Аллаһы йортларын булдыруга зур өлеш керткән дин кардәшләребезнең изге гамәлләре хакында бик күп сөйләнде, дин өлкәсендә хезмәт куючылар кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Ә без Зөфәр Ибраһим улы Зайровның бу изге гамәле Аллаһы каршында булып, аны меңләгән әҗер-саваплары белән сөендерсен иде, дигән теләктә торабыз.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*