tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчетләр балалар ялын оештыра
Мәчетләр балалар ялын оештыра

Мәчетләр балалар ялын оештыра

Татарстан мәчетләрендә мәктәп укучылары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары башланып китте. Каникул көннәрендә балаларга кызыклы һәм файдалы программа әзерләнгән.

Аерым алганда, Казанның «Гаилә» мәчетендә бүгеннән 6 ноябрьгә кадәр мәктәп укучылары өчен әдәп-әхлак һәм тәрбия буенча курслар уздырыла. Программада: Ислам нигезләре, әхлак дәресләре, Коръән уку, сүрәләр ятлау һәм күңелле уеннар. Курсларга алдан язылу өчен телефон:  +7 960-037-78-28 (Әмир хәзрәт).

1-5 ноябрь көннәрендә башкаланың Кабан арты мәчете дә 9-14 яшьлек кызлар өчен көзге курслар оештырыла. Дәресләр 9.00дән 15.00гә кадәр үткәрелә. Катнашучылар Коръән сүрәләрен ятлаячак, Мөхәммәд пәйгамбәребезﷺ, күренекле сәхабәләр һәм аларның тормышы, эшчәнлеге белән танышачак. Шулай ук аларны әдәп-әхлак буенча  кызыклы дәресләр, бәйгеләр һәм мастер-класслар көтә. Барлык сораулар буенча +7 917-912-65-24 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

3 ноябрьдә 9.00дә Мамадыш шәһәре мәдәният йортында “Шәкертләр бәйгесе” узачак. 8 балалар командасы өчен Коръән  уку, мөнәҗәт әйтү буенча бәйге, шулай ук викториналар әзерләнә. Сабыйларга бүләкләр тапшыру күздә тотыла.

4 ноябрь көнне Чистайның «Иман» мәчетендә Коръән уку бәйгесе уздырыла. Анда катнашырга Чистай районында яшәүче 3 яшьтән 15 яшькәчә сабыйлар һәм яшүсмерләр чакырыла. Бәйгедә бер сүрәдән алып ярты җүзгә кадәр белгән балалар катнаша ала. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Катнашучыларны теркәү шул ук көнне 9.00дә башлана.

31 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә “Сәлам” рухи-сәламәтләндерү үзәге эшләячәк. 9.00дән 14.00гә кадәр балаларны кызыклы дәресләр, экскурсияләр, бүләкләр көтә. Үзәккә йөрү бушлай. Моннан тыш,  1 ноябрь көнне Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә балалар арасында ислам нигезләре буенча викторина узачак. Анда катнашырга Бөгелмә районы мәктәпләрендә белем алучы укучылар чакырыла. Чара иртәнге 9.00дә башлана.

Викторина язма тест рәвешендә үткәрелә. Барлыгы 100 сораудан торган төрле авырлыктагы 3 вариант әзерләнгән. Бер сәгать дәвамында балалар язма тест сорауларына бернинди ярдәмсез һәм әдәбият кулланмыйча җавап бирергә тиеш була. Вакыт төгәлләнгәч, махсус комиссия эшләрне җыеп алып, балларны саный. Иң күп балл җыйган укучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшыру күздә тотыла.

Катнашучылар 31 октябрьгә кадәр [email protected] электрон адресына хат язып теркәлү узарга тиеш.  Хатта баланың исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, туган елы һәм мәктәбе турында мәгълүмат күрсәтү сорала.  Белешмә өчен телефон: 4-16-98, 89377766998.

Каникул көннәрендә Баулының Үзәк мәчетендә дә кызлар һәм малайларга Ислам нигеләре буенча курслар узачак. Белешмәләр өчен телефон: 8(85569) 5-76-65.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*