tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчетләребез намаз укып, дини йолаларыбызны үтәү урыны гына түгел, ә татарның мәдәни-мәгърифәт үзәге дә булырга тиеш.
Мәчетләребез намаз укып, дини йолаларыбызны үтәү урыны гына түгел, ә татарның мәдәни-мәгърифәт үзәге дә булырга тиеш.

Мәчетләребез намаз укып, дини йолаларыбызны үтәү урыны гына түгел, ә татарның мәдәни-мәгърифәт үзәге дә булырга тиеш.

Бүген мәчетләребез намаз укып, дини йолаларыбызны үтәү урыны гына түгел, ә татарның мәдәни-мәгърифәт үзәге дә булырга тиеш. Самара өлкәсенең Сызран шәһәре мәчетендә булып узган зур җыенда катнашучылар әнә шундый мөрәҗәгать белән чыкты.

Биредә тел, дин һәм милләт турындагы менә шундый җитди сөйләшүләр һәрдаим булып тора. Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев андый очрашуларга татарларны гына түгел, шәһәрдә яшәүче Ислам динен тотучы башка мөселман кардәшләребезне дә чакыра. Чөнки безне бер илдә яшәү белән бергә бер дин тоту гына түгел, ә уртак проблемалар да берләштерә. Аеруча телне саклау.

“Ул тормышның төбеннән күтәрелгән”- дип нәкь менә Илгизәр хәзрәт кебекләр турында әйтәләрдер дә инде. Башта ул Казан, Уфа мәдрәсәләрендә укый, соңрак Төркиядә белем алганнан соң Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Алай гына да түгел, ул Казанның данлыклы “Мөхәммәдия” мәдрәсендә дә белем алырга өлгерә. Бәлки шуңа күрәдер дә, ул дини тормыш белән дөняви вәзгыятьне бергә алып бара.

Данлыклы Гали авылыннан кем әйтмешли, күз күрмәгән, колак ишетмәгән шәһәргә килеп казык какмаган урында мәчет төзү, аның эшен җайга салу, йорт җитештереп керү аңа җиңел булмагандыр. Бу көннәрдә ул үзенең 50 яшьлеген билгеләп үтә. Киләчәктә дә төп нияте халкыбызга хезмәт итү.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*