tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәлкәндә Минзәлә районының иң яхшы мөнәҗәтчеләре чыгыш ясады
Мәлкәндә Минзәлә районының иң яхшы мөнәҗәтчеләре чыгыш ясады

Мәлкәндә Минзәлә районының иң яхшы мөнәҗәтчеләре чыгыш ясады

Тукай районы белән берлектә үткәрелүче мөнәҗәтчеләр конкурсының финалында Минзәлә данын яклыячак катнашучыларны сайлап алу максатыннан районкүләм фестиваль быел Мәлкән авылы мәдәният йортында оештырылды.

Үткәрү вакыты Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туган Мәвлид көне бәйрәме билгеләп үтелә торган Рабигыль-Әүвәл аена туры килгәнгә, “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” дип аталган фестиваль башлыча әлеге күркәм чарага багышланган иде. Шулай да гомумәхлак, әниләргә карата итәгатьлек, тирә-якта яшәүчеләр белән яхшы мөнәсәбәтләргә бәйле тирән эчтәлекле, уйландырырлык мөнәҗәтләр дә яңгырады әлеге чарада.

Катнашучылар фестивале гаять киң иде: Минзәлә шәһәре, Кадрәк, Тупач, Хуҗәмәт, Яңа Мәлкән, Иске Иркәнәш, Бикбау, Тулбай, Усай, Түбән Тәкермән, Дусай-Кичү, Татар Мөшегесе авылларыннан килделәр монда.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыков, районда Мөслимәләр берлеге бүлегенең җитәкчесе Роза Фәхретдинова һәм район мәдәният сарае директоры, районда “Ак калфак” оешмасы бүлегенең җитәкчесе Гөлчәчәк Габдрахмановадан торган жюри катнашучыларның чыгышларын бәяләде.

Нәтиҗә буенча һәрбер мөнәҗәтчегә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Шулай ук Гөлчәчәк Габдрахманова “Ак калфак” оешмасы исеменнән иң яшь катнашучы – Минзәләдән Әдилә Миңнемуллина һәм иң өлкән катнашучы – Бикбау авылыннан 92 яшьлек Мәдәния Мәүлиеваны билгеләп үтте.

Ә 21 ноябрь көнне районыбыздан 4 катнашучы Тукай районы Абдул авылында узачак районара бәйгенең финалына барачак.

menzela.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*