tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мәрҗани йорты” Татарстан мөфтиятенә тапшырылды
“Мәрҗани йорты” Татарстан мөфтиятенә тапшырылды

“Мәрҗани йорты” Татарстан мөфтиятенә тапшырылды

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР МДН нә “Мәрҗани йорты”н тапшырды. Кичә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр мәдәни мирас корылмасы “Мәрҗани йорты”нда булды һәм бина торышы белән танышты. Әлеге тарихи йорт Каюм Насыйри урамында урнашкан (10 нчы йорт).

Биредә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Ислам музеен оештыру күзаллана. Шул нияттән дин әһелләре һәм белгечләр тарафыннан музей проекты әзерләнә.

Белгәнебезчә, агымдагы ел Татарстан мөфтияте тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” дип игълан ителде. Шушы ел кысаларында татар дин галимнәренә кагылышлы төрле сөйләшүләр, аларның рухына багышлап дога кылу чаралары уздырыла, китаплар бастырыла.  Олуг татар дин әһеле Шиһабетдин хәзрәтләре олуг галимнәр белән очрашкан һәм аның рухын саклаган бинаның да шушы елда дин әһелләренә кайтарылуы һәм биредә ислам музее оештырылуы бер мәртәбәле эш булыр дип көтелә.

http://dumrt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*