tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мәскәү татарлары Штабы” татар һәм башкорт яшьләре өчен уртак ифтар ашы уздырды

“Мәскәү татарлары Штабы” татар һәм башкорт яшьләре өчен уртак ифтар ашы уздырды

“Татар Штабы” ике тугандаш милләт яшьләрен Мәскәүдә “Рамазан чатыры”на җыйды. Ифтар ашы яшь буынны берләштерү өчен тагын бер адым, дип белдерде Штабның координаторы Гөлнара Яруллина. Мәҗлестә 150 дән артык кеше катнашты.

“Татар Штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямаллев өстәл янына җыелган яшьләрне телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф – гадәтләребезне саклау өчен, бердәм булып, хәлдән килгәнчә тырышырга чакырды. Мегаполиста яшәүчеләр өчен бу аеруча мөһим, ди ул. Татар һәм башкорт яшьләренә бердәм, дус булырга кирәген дә ассызыклады.

Башкортстан якташлыгы вәкиле, профессор Наил Гәрәәев та, Рөстәм Ямалеев сүзләрен куәтләп, яшьләргә татар-башкорт проектларында актив булырга киңәш итте. Бабаларыбыз тарихы белән дә таныштырды.

“Татар Штабы” Әлбир Кргановка Россия мөселманнары  Дини Шурасы җитәкчесе итеп сайлануына 25 ел булу уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде. Әлбир Крганов шулай ук яшьләргә киңәшләрен әйтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*