tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә татар-башкорт яшьләре ифтары узды
Мәскәүдә татар-башкорт яшьләре ифтары узды

Мәскәүдә татар-башкорт яшьләре ифтары узды

Мәскәү татарлары “Штабы” татар һәм башкорт яшьләре өчен уртак ифтар үткәрде. Мәҗлестә Татарстан мөфтияте, Башкортстанның Россия президенты каршындагы вәкиллеге, милләтләр эшләре федераль агентлыгы вәкилләре дә кунак булды.

Татар-башкорт ифтарына Мәскәү татарлары “Штабы” Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинне махсус кунак итеп чакырды. Беренче чиратта Йосыф хәзрәт Мәскәү татарлары “Штабы” бинасында әлеге хәрәкәт активистлары белән очрашты һәм “Мөнәсәбәтләрне никахка ничек җиткерергә?” дигән темага лекция үткәрде. Яшьләрне егет белән кыз мөнәсәбәтләре, никах укыту, балалар тәрбияләү темасы кызыксындырды. Шулай ук Йосыф Дәүләтшин дин нигезендә егет белән кыз мөнәсәбәтләре кору, танышу һәм аралашу әдәбе мәсьәләсен дә күтәрде.

Аннан соң Татарстан мөфтияте вәкиле Мәскәү мөфтиятендә башкала мөселманнары белән очрашып, авыз ачуга кадәр вәгазь кичәсе үткәрде. Очрашуда Рамазан ае, ураза тоту, зәкәт бирү, хаҗ кылу фазыйләтләре тикшерелде.

Татар-башкорт яшьләрен җыйган ифтарга шулай ук башка төрки халык вәкилләре дә килгән иде. Мисал өчен, уйгур, каракалпак халыклары оешмалары рәисләре татар “Штабы” оештырган ифтарга югары бәя бирделәр һәм Мәскәүдә төрки халыкларны берләштерүдә зур адым булуын әйтеп уздылар.

Ифтарда Башкортстанның Россия президенты каршындагы вәкиллегенең җитәкчесе урынбасары Азат Гафуров та катнашты. Ул да әлеге ифтарның яшьләрне берләштереп, уртак максатлар куеп, Мәскәүдә татар-башкорт телен, мәдәниятен сакларга бер этәргеч булуын билгеләп узды.

Ифтарны оештыручы, Мәскәүдә татар “Штабы” лидеры Рөстәм Ямалеев татар һәм башкорт яшьләрен туган телне саклауда, мәдәниятне җәелдерүдә берләшеп эшләргә чакырды. Россия Дини Җыелышы мөфтие Әлбир Крганов исә милләтне бары тик дини кыйммәтләр нигезендә генә саклап калып булуын белдерде.

Мәҗлес барышында Йосыф хәзрәт Дәүләтшин мәҗлес барышында татар һәм башкорт яшьләрен Татарстан мөфтие исеменнән сәламләп узды. Шулай ук

мөфти әманәтен – “Штаб” җитәкчесе Рөстәм Ямалеевка динебез үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хатын тапшырды.

“Рөстәм Ямалеев Мәскәүдә яшәсә дә, Татарстанда да дин өчен үз өлешен кертә. Узган ел Әгерҗе районында аның тырышлыгы белән мәчет ачылды. Мәскәүдә татар милләте һәм динебез өчен кылган хезмәтләрен сөйләп бетереп булмый”-, диде Йосыф Дәүләтшин.

Мәҗлес ахырында алга таба да Мәскәүдә татар һәм башкорт, шулай ук башка төрки халыкларның яшьләрен берләштерү эше дәвам иттереләчәге белдерелде. Моның өчен уртак мәҗлесләр, кичәләр, концертлар уздырырга килешенде.

Мәскәү татарлары “Штабы” матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*