tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Ульяновск шәһәренә килеп җитте
Милли Шура рәисе Ульяновск шәһәренә килеп җитте

Милли Шура рәисе Ульяновск шәһәренә килеп җитте

Бүген, 19 декабрьдә Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев Ульяновск каласына килде.

Һава аланында Казан делегациясен Ульяновск өлкәсе губернаторы администрациясендәге эчке сәясәт идарәсе мөдире Сергей Паховский, милли мәсьәләләр буенча департамент мөдире Сергей Миронов һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин каршы алдылар.

Беренче булып Казан кунаклары Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк диния нәзарәтенә килделәр. Биредә аларны ахун Илдар хәзрәт Сафиуллин каршы алды.

Очрашуда сүз өлкәдзге мөселманнарның дини тормышы, Татарстандагы дин әһелләре белән багланышлар турында барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*