tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мин кулыма Китап алам…”
“Мин кулыма Китап алам…”

“Мин кулыма Китап алам…”

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә шәкертләр Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләп ярышты.

25 нче март көнне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә беренчеләрдән булып Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Мин кулыма Китап алам…” дип исемләнгән бәйге узды.

Бәйге барышында мәдрәсәбезнең барлык шәкертләре дә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) дини тематикага кагылышлы шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләде. Әлеге чара өч номинациядә узды һәм шәкертләрнең чыгышы мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнде.

Әлеге чара җомга намазыннан соң Коръән укып һәм дога кылып башланып китте. Килгән кунакларны сәламләп, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин: “Габдулла Тукай – халкыбызның иҗат даһилыгын мәңгеләштереп калдырды, үз заманының иң зур һәм иң җитди мәсьәләләренә җавап бирде”, – дип белдерде.

Шуннары катнашучылар, өч номинациягә бүленеп, Габдулла Тукайның “Туган тел”, “Китап”, “Васыятем”, “Таян Аллага”, “Алла гыйшкы хакына”, “Тәәссер”, “Мигъраҗ”, “Ана догасы”, “Тәүбә вә истигъфар”, “Туган авыл”, “Йокы алдыннан”, “Эш”, “Бәйрәм бүген”, “Васыятем” һ. б. шуның кебек күп еллар шәкертләр тарафыннан яратып сөйләнеп килгән шырьләрне башкарды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәгариф мәсьәләләр комитеты рәисе һәм бәйгенең жюри рәисе Разил Вәлиев шәкертләрнең чыгышына югары бәя бирде, бүләкләрен тапшырды һәм үзенең Габдулла Тукайга атап язган шигырен укыды.

“Мин кулыма Китап алам…” беренче шигырь укучылар конкурсының жюри әгъзалары – Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, “Җыен” фонды директоры Фуат Рәфыйков, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев өч номинациядә җиңүчеләрне ачыклады.

“Габдулла Тукай шигырен аһәңле башкаручы” номинациясендә җиңүче булып “Тәүбә вә истигъфар” шигыре белән III курс шәкерте Хәйруллин Айнур танылды. “Габдулла Тукай шигырен иң оста башкаручы” номинациясендә беренче урын “Китап” шигырен сөйләгән Әхмәтҗанов Рушанга (I курс) бирелде. “Габдулла Тукай шигырен иң үтемле башкаручы” номинациясендә Садыйков Иреккә тиңнәр табылмады – ул Габдулла Тукайның “Эш” шигырен сәнгатьле сөйләп беренче урынга лаек булды.

Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессыннан Азат Садриев әзерләп килгән истәлек бүләкләре – Габдулла Тукайның шигырь китаплары һәм “Габдулла Тукай иҗатында Коръән мотивлары” дип исемләнгән хезмәт тапшырылды.

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, сәясәт фәннәре докторы Рәфикъ Мөхәммәтшин шундый күркәм чара оештыручыларга рәхмәтен җиткерде һәм Габдулла Тукай иҗатына кагылышлы бәйгеләрне башка дини уку йортларында да уздырырга кирәклекне әйтте. Ул шулай ук Г.Тукай иҗатының дөнья әдәбияты тарихында тоткан урынына басым ясады һәм татар әдәбияты тарихында исемнәре билгеле булган башка әдипләрнең дә иҗатын өйрәнергә чакырды.

Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин жюри әгъзаларына, аерым алганда Разил Исмәгыйль улына фидакарьлеге өчен рәхмәтен белдерде һәм яңадан-яңа иҗади уңышлар теләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*