tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Минем гаиләмнең шамаиле” II Бөтенроссия конкурсы
“Минем гаиләмнең шамаиле” II Бөтенроссия конкурсы

“Минем гаиләмнең шамаиле” II Бөтенроссия конкурсы

Быел “Минем гаиләмнең шамаиле” Бөтенроссия конкурсына татар шамаиле техникасын файдаланып иҗат ителгән, әмма дини эчтәлектә булмаган картиналар да кабул ителә.

“Минем гаиләмнең шамаиле” II Бөтенроссия конкурсы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы (Ислам мәдәнияте музее), “Татар сандыгы” милли традицияләр, мәдәният һәм сәнгать үсешенә ярдәм итү үзәге һәм “Татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы” иҗтимагый оешмасы белән берлектә, оештырыла. Конкурс татар милли сәнгате – пыялага ясалган шамаилләрне популярлаштыру, сәләтле кешеләрнең, укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү, тарихыбызга, ата-бабага карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрүне, яңа талантларны ачыклау, борынгы шамаилләрне барлау һәм саклауны күздә тотып үткәрелә.

Быел конкурс 4 номинация буенча үткәрелә: “Традицион татар шамиле”, “Гаилә ядкаре”, “График шамаил” һәм “Татар шамаиле техникасында иҗат ителгән картина”. Анда катнашу өчен анкета тутырып, фотографияләр белән 2016 елның 20 апреленә кадәр [email protected]. электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурс турында тулырак мәгълүмат – ТРМДН сайтында.

Барысы 5 этаптан торган конкурс нәтиҗәләре буенча 21 май – 5 июльдә “Казан Кремле” музей-тыюлыгында конкурста катнашучылар-җиңүчеләр күргәзмәсе оештырыла, җиңүчеләр 7 июльдә берничә номинациядә бәяләнеп бүләкләнә (20 мең, 35 мең сум премияләр, кызыксындыру бүләкләре каралган). Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Кремль, Кол Шәриф мәчете, Татар шамаиле галереясы, Ислам мәдәнияте үзәге.

Конкурсның нигезләмәсен һәм катнашучы анкетасын биредән күчереп алып карарга була:

шамаиль моей семьи положение и анкета

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*