tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәләнең Аю авылында ике катлы мәчет төзелә
Минзәләнең Аю авылында ике катлы мәчет төзелә

Минзәләнең Аю авылында ике катлы мәчет төзелә

Аю авылының узган гасырның 90 елларында төзелгән мәчете искерде, таушалды. Мөселманнарга гыйбадәт кылу өчен урыны да бик уңайлы түгел иде. Шуны истә тотып авыл имамы Рәфкат хәзрәт авылда яңа мәчет салдыру идеясы белән йөрде.

Ул мәчет буласы урынны чистарттырып, тигезләтте һәм фундамент салдыртты. Тиздән мәчетнең стенасын өя башлаячаклар. Имам авыл халкы белән  килешенеп авылның үзәк урамында яңа мәчет салдыра башлады.  Мәчет буласы урынның каршы ягында әмерикән тупылларын кистертте. Киләчәктә ике катлы мәчет авылның нуры, яме булачагына шик юк.

Дильфас Галиев
menzela.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*