tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөэминнең мигъраҗы – намаз
Мөэминнең мигъраҗы – намаз

Мөэминнең мигъраҗы – намаз

21 мартта Мигъраҗ кичәсе билгеләп үтелә. Мөселманнар өчен ул нинди көн һәм аның могҗизасы нидә?

«Казан нуры» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Мөхлисов безгә шуның турында сөйләде.

– Мигъраҗ кичәсе безнең өчен истәлекле көннәрнең берсе санала. Ул ике исем белән әйтелә: исра һәм мигъраҗ. Исра дигәне – Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең Мәккәдән Иерусалимның әл-Кудс шәһәренә күчүен, ә мигъраҗ әл-Кудстан күккә күтәрелү-ашу­ын аңлата.

Пәйгамбәрләр Аллаһ илчеләре булып, Аның сүзләрен, Изге китап­ларын халыкка тапшыру вазифасын үтәгән. Аларның пәйгамбәр булуын каян белгәннәр дигән сорау туа. Аллаһ бу кешеләрне акыл белән аңлап бетереп булмый торган гайре табигый сәләт-могҗизалар белән бүләкләгән.

Мөхәммәд Пәйгамбәргә дә биргән шундый сәләтне. Аңа пәйгамбәрлек килгәч, ул халыкны исламга өнди башлый. Әмма аңа бөтен кеше дә ышанып, ияреп бетми – сүзләренә каршы төшеп, үтерергә теләүчеләр дә табыла. Авыр вакытларында таяныч булган, теләктәшлек күрсәтеп торган агасы Әбү Талиб белән хатыны Хәдичә вафат була. Шуннан ул тагын да төшенкелеккә бирелә һәм Мәккәдән Таиф шәһәренә китә. Анда да аны тыңларга теләмиләр, ташлар атып, куып чыгаралар. Рәҗәб аеның 26сыннан 27сенә каршы төндә була ул, шунда Кәгъбәтулла янында дога кыла. Аллаһы Тәгалә аның догасын ишетә һәм Пәйгамбәр янына яшен тизлеге белән йөри торган ак төстәге Бурак исемле хайванга атланган Җәбраил (г.с.) фәрештә килә. Шуңа атланып, Мөхәммәд Пәйгамбәр аның белән Иерусалимның әл-Кудс шәһәренә бара. Пәйгамбәрләр алдына имам булып басып, алар белән ике рәкәгать намаз укый. Моның белән аның башка пәйгамбәрләрдән өстенрәк куелуын аңларга тиешбез. Намаздан соң Җәбраил фәрештә белән ул күккә күтәрелә. Исра дигән вакыйга шуның белән тәмамланып, мигъраҗ башлана.

Төнге күккә ашу вакыйгасы турында хәдисләрдә әйтелә. Пәйгамбәрне җиде кат күккә күтәреп, җәһәннәм белән җәннәтне күрсәтәләр. Һәр катта ул пәйгамбәрләр белән очраша. Җәбраил Пәйгамбәрне сидрател-мүнтәхә дип аталган җиргә кадәр генә озатып бара, «Биредә минем дәрәҗә тәмамлана», – дип, шунда кала. Аллаһы Илчесе, фәрештәләр дә уза алмаган чиктән узып, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешә. Намазда укый торган «Әттәхият»тә аларның сүзләре китерелгән. Пәйгамбәребез Аны: «Әт-тәхиййәәтү лилләәһи үәс-саләүәәтү үәт-таййибәәт», – дип сәламли, ягъни тел һәм тән гыйбадәтләребез барысы да фәкать Синең өчен генә. Раббыбыз: «Әс-сәләәмү гәләйкә әййүһән-нәбиййү үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ», – дип җавап бирә.

Бу – Аллаһның сәламе, бәрәкәте булсын дигән сүз. Пәйгамбәребез: «Әс-сәләәмү гәләйнәә үә гәләә гибәәдилләәһис-салихиин» – «Сәлам шулай ук Аллаһ юлында йөргән башка изге затларга да булсын», – дип җавап кайтара. Моны ишетеп торган фәрештәләр: «Әшһәдү әл-ләәә иләәһә илләл-лааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбедүһүү үә расүүлүһ» – «Танык­лык китерәбез, Мөхәммәд галәйһиссәлам – Аллаһы Тәгаләнең колы вә илчеседер», – ди. Без намазда «Әттәхият»тә Аллаһның, Пәйгамбәрнең һәм фәрештәләрнең сүзен кабатлыйбыз булып чыга.

– Намаз – мөселманнарның мигъ­раҗы, дип әйтү шуннан килеп чыкканмы?
– Нәкъ шулай. Намаз укыганда, бу сүзләрнең Пәйгамбәрнең Аллаһ белән мигъраҗда сөйләшкән сүзләре булуын аңлап укырга тиешбез. Шуның белән үзебез дә көненә биш тапкыр Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәбез булып чыга. Чит илгә барып матур урыннар күреп кайткач, башкаларга да шуны күрсәттерәсе килә бит, шуның кебек, Пәйгамбәр дә өммәтенең мигъраҗда булуын тели. Аллаһы Тәгалә аңа: «Мөэминнең мигъраҗы – намаздыр», – ди. Аны башта көненә 50 тапкыр укырга тиеш булганбыз. Муса галәйһиссәлам белән күрешкәч, Пәйгамбәребез аңа шул турыда әйтә. Муса (г.с.) аны азайтуны сорарга киңәш итә. Шул рәвешле 50дән бишкә кала. «Әлеге намазлар биш булса да, аларның савабы 50 намазга тиң», – диелә бер хәдистә.
Намаз укыганда, адәм баласы Аллаһыга якыная. Шуңа күрә һәр намаз – мөэминнең мигъраҗы, Аллаһы Тәгалә бүләге. Шуны да әйтергә кирәк: Мөхәммәд Пәйгамбәрнең бу сәяхәте бик тиз була. Аның йоклаган урыны суынырга да өлгерми. Ул җәннәт белән җәһәннәмне күрүе турында сөйләп күрсәткәч, аңа ышанмыйлар. Шуннан Пәйгамбәребездән гомеренә бер тапкыр да күрмәгән Иерусалим турында сорашалар. Ул кайда нәрсә урнашканын сөйләп биргәч, аннан кайтып килүче кәрванның кайсы көндә кайтып җитәчәген чамалап әйткәч, ул чынлап та дөрес әйткән булып чыга, аңа ышаналар. Без дә моңа үзебез күрмәсәк тә ышанырга тиешбез, иманыбыз ныклыгын күрсәтә бу. Әлеге кичтә Пәйгамбәребезгә тагын бер бүләк – кыямәт көнендә өммәтендәге иманлы бәндәләрне яклау хокукы бирелә. «Бәкара» сүрәсенең ахырына мәгънәләре тирән булган ике аять тә өстәлә (285-286нче аятьләр). Алар Мөхәммәд Пәйгамбәргә турыдан-туры җибәрелә.

– Могҗизалы мигъраҗ кичен без ничек үткәрергә тиеш булабыз?

– Тәүбә итү, Аллаһны искә алу, нәфел намазларын, догалар һәм Коръән уку хуплана. Бу – догаларның кабул була торган вакыты. Нәфел уразасы тотучыларга да савабы бар.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*