tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти халыкара белем бирү симпозиумында: “Дини мәгариф системасының үсеш дәрәҗәсеннән җәмгыятьтәге динара һәм милләтара татулык тора”
Мөфти халыкара белем бирү симпозиумында: “Дини мәгариф системасының үсеш дәрәҗәсеннән җәмгыятьтәге динара һәм милләтара татулык тора”

Мөфти халыкара белем бирү симпозиумында: “Дини мәгариф системасының үсеш дәрәҗәсеннән җәмгыятьтәге динара һәм милләтара татулык тора”

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 5 нче көнендә (22 октябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» халыкара симпозиумының пленар утырышында чыгыш ясады. Халыкара симпозиум Казанда 22-23 октябрь көннәрендә «Фәнни-мәгариф киңлегендә теология: бурычлар һәм карарлар» IV Бөтенроссия фәнни конференциясе кысаларында уза.

Халыкара фәнни-гамәли конференцияне Теология фәнни-белем бирү ассоциациясе (НОТА) Россия ислам институты белән берлектә үткәрә. Конференцияне оештыруда шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды, Рус Православие Чиркәвенең Казан епархиясе, Казан православие Руханилар семинариясе катнаша.

Халыкара симпозиум катнаш форматта бөтен Россиядән 200 артык фәнни-белем бирү һәм фәнни-эксперт җәмәгатьчелеге белгечләре (фәнни-педагогик хезмәткәрләр, аспирантлар, докторантлар); традицион диннәр, дини уку йортлары вәкилләре, хакимият органнары вәкилләре катнашында уза. Халыкара симпозиум теологиягә гуманитар белем бирү тармагы буларак карау, аның башка фәннәр белән багланышына уңай караш формалаштыруга; динара бәйләнешне ныгыту һәм теологик белем бирүне үстерүгә; дәүләт һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга; рухи-әхлакый тәрбия эшендә катнашучы субъектларның тырышлыгын берләштерүгә юнәлтелгән.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, халыкара симпозиумда катнашучыларны сәламләп, республикада квалификацияле теологлар һәм дини кадрларның үз дини-илаһият һәм милли традицияләребезне исәпкә алып әзерләнергә тиешлеген аңлауның көннән-көн ныгый баруын билгеләп үтте. Әлеге традицияләр Россия җирлегендә күпдинле җәмгыять шартларында барлыкка килгән. Мөфти хәзрәт, игътибарны сыйфатлы заманча теологик белем бирү системасын үстерү мәсьәләсенә юнәлтеп, бу мәсьәләнең дәүләт дәрәҗәсендә куелырга тиешлеген ассызыклады. «Чөнки теология әхлакый кыйммәтләрне үстерү һәм тәрбияви миссияләрен үтәргә, динара багланышларны ныгытуга ярдәм итәргә тиеш», – диде ул.

Шул ук вакытта җәмгыятьтә гражданнар арасындагы һәм динара татулыкны саклау шулай ук дини белем бирү системасының үсеш дәрәҗәсенә дә бәйле. Чөнки дин мәсьәләләрендә наданлык җимергеч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. «Мәсәлән, табиб хатасы авыруның сәламәтлегенә зыян китерсә, гыйлемсез имам кешенең рухына зарар салырга мөмкин, ул чакта кеше мәңгелек дөньяда үз ялгышлары өчен түләргә тиеш булачак”, – диде мөфти.

Камил хәзрәт үз чыгышында ил һәм республика җитәкчелегенә – Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка Россиядә һәм Татарстан Республикасында ислам мәгарифен үстерү мәсьәләләрендә һәрьяклап ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Аларның ярдәме белән, бүгенге көндә Татарстанда күпбаскычлы мөселман белем бирү системасы төзелде. Мәчет каршындагы курслар, мәдрәсәләр, югары уку йортлары һәм Болгар ислам академиясе башлангычтан алып докторлык дәрәҗәсенә кадәр ислам турында белемнәр алырга һәм үз өлкәсен бик яхшы белгән белгечләр тәрбияләргә, хәтта аларны башка төбәкләргә һәм илләргә динебезнең асыл кыйммәтләрен таратырга җибәрергә мөмкинлек бирә”, – дип тәмамлады чыгышын мөфти.

Бүген Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында, мөфтидән тыш, шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан – Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан православие Руханилар семинариясе ректоры, Татарстан Республикасының Баш раввины Реб Ицхак Горелик, РФ Президентының Фән-мәгариф сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Юлия Линская, РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Светлана Кочетова, РФ Фән һәм югары белем министрлыгының дәүләт яшьләр сәясәте департаменты директоры Денис Аширов, Иларион – Митрополит Волоколамский, Мәскәү патриархатының Тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге рәисе, РФ Дәүләт Думасының гражданнар җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Сергей Гаврилов, Теология фәнни-белем бирү ассоциациясенең (НОТА) фәнни советы рәисе, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы каршындагы теология буенча Югары аттестация комиссиясе (ВАК) экспертлар советы рәисе, Гомумчиркәү аспирантурасы һәм докторантурасының фәнни эш буенча проректоры, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Дмитрий Шмонин, Теология фәнни-белем бирү ассоциациясенең (НОТА) башкарма директоры, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Галина Теплых, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү буенча идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Россия Ислам мәгарифе советы рәисе, Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры, сәяси фәннәр докторы, профессор Рәфикь Мөхәммәтшин һ.б. катнашты.

Халыкара конференция Россиядә теология белеме һәм конфессияара диалогны үстерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләрне карый. Көн тәртибенә традицион диннәр теологиясе һәм белем бирү җирлегендә фәнни-педагогик һәм дини берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеге; илнең рухи иминлеге; рухи кыйммәтләрне, диниара татулык идеяләрен, Россия халыкларының мәдәни традицияләренә толерант мөнәсәбәт булдыру; дини берләшмәләрнең Россия җәмгыяте тормышына уңай өлеш кертүе аркылы дәүләти-дини мөнәсәбәтләрне ныгыту; хәзерге плюралистик җәмгыятьтә гармонияле милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне саклау факторы буларак – теология кебек һ.б. мәсьәләләр чыгарыла.

Төштән соң халыкара симпозиумда катнашучылар секцияләргә бүленеп эшли. Аерым алганда, катнашучылар Болгар ислам академиясендә магистрлар һәм докторлар әзерләү системасы, Татарстанда дини һәм дөньяви уку йортларының хезмәттәшлек итүе, башлангыч баскычта белгечләрне дини белем бирү стандартларын кулланып әзерләү, дини мәгариф оешмаларында, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, укыту эшчәнлеген алып бару, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру һ. б. мәсьәләләрне карый. Ә шул ук вакытта Казан православие Руханилар семинариясендә “Татарстан Республикасының рухи һәм дөньяви уку йортлары мисалында христиан һәм Ислам теологиясенең үзара хезмәттәшлеге” дип аталган түгәрәк өстәл утырышы уза.

Иртәгә – 23 октябрьдә – «Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» халыкара симпозиумы үз эшен Россия ислам институтында дәвам итәчәк. Көн «Фәнни-мәгариф киңлегендә теология: бурычлар һәм карарлар» IV Бөтенроссия фәнни конференциясе (халыкара катнашу белән) эше һәм катнашучыларга сертификатлар тапшыру белән тәмамланачак.

Халыкара симпозиум нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итү, тәкъдимнәр эшләү, фәнни мәкаләләр җыентыгын (бүлеген) бастыруга әзерлек алып бару көтелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*