tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфтинең татар телендә “Ислам. 75 дәрес” китабы нәшер ителде
Мөфтинең татар телендә “Ислам. 75 дәрес” китабы нәшер ителде

Мөфтинең татар телендә “Ислам. 75 дәрес” китабы нәшер ителде

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты, үз укучыларын сөендереп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның зур популярлык казанган “Ислам в 75 уроках” китабының татарча вариантын – “Ислам. 75 дәрес” китабын бастырып чыгарды. Күпләгән халыкның үтенечен исәпкә алып, нәшрият китапны татар теленә тәрҗемә итте. Җиңел, аңлаешлы телдә язылган бу хезмәт киң катлам укучыларга адреслана – биредә ислам турында бик күп файдалы мәгълүмат табарга мөмкин. Китапта бирелгән мәгълүмат кыска һәм төгәл.

Басма Ислам диненә бәйле һәм һәрбер мөселманга кирәк булган белемнәрне (гакыйдә, гыйбадәт, әхлак, гомуми мәдәният, тәҗвид, пәйгамбәрләр тарихы һәм сира) үз эченә ала һәм аеруча исламны яңа гына кабул итүчеләр өчен файдалы булып тора. Ул Шәригать хөкемнәре, пәйгамбәрләр тарихы, Ислам диненә бәйле әдәп-әхлак, шулай ук Аллаһы Тәгаләнең боерыклары һәм тыюлары белән таныштыра торган беренче белешмәлек; ә дини гыйлемнәре булган мөселманнар өчен тормыш-көнкүрешләрендә, мөгаллимлек эшчәнлекләрендә практик кулланма булачак.

“Ислам. 75 дәрес” китабын “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*