tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе быелдан татар телендә генә укытуга күчә
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе быелдан татар телендә генә укытуга күчә

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе быелдан татар телендә генә укытуга күчә

Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе быелдан тулысынча татар телендә укытуга күчә. Бу хакта Россия Ислам институты ректоры, Татарстан мөфтие урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Россия Ислам институтында да татар теленә, татар телен яхшы белгән имамнар әзерләүгә зур игътибар бирелә. Әлеге дини белем бирә торган уку йортында татар теле кафедрасы булдырылган. Биредә чит милләттән булган студентлар саны 5-6 процент кына булуын да билгеләп үтте ректор.

“Бу Россия Конституциясен бозу түгел. Без һөнәри белем бирә торган уку йортлары. Аны тәмамлаучылар кая да булса эш табарга тиеш”, – диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Яшел Үзән шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтуллин әлеге адымны хуплавын белдерде.

“Уку йортларында катгый рәвештә, хәтта Россия Ислам институтында татар телен өйрәтү дәрәҗәсендә шәкертләр укып чыкмаса, ул уку йортының кадере булмый. Аны тәнкыйть итү, гаеп сүзләре һәрвакыт таралачак. Телдә генә түгел, ул гамәлдә дә күрсәтерлек булсын”, – диде ул бу уңайдан.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*