tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләренә дипломнар тапшырылды
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләренә дипломнар тапшырылды

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләренә дипломнар тапшырылды

Бүген, Шәүвәл аеның 26-нчы көнендә (18-нче июньдә), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең көндезге бүлек шәкертләре, чыгарылыш имтиханнарын тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклап, югары дини белем алу хакында дипломнар алды. Биш ел дәвамында уку йортында белем алган укучыларга дипломнарны Татарстан мөфтие һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. Барлыгы 8 укучы – дүрт егет һәм дүрт кыз шәригать фәннәрен үзләштереп, мөфти кулыннан таныклыклар алды һәм дини хезмәткә әзер булуларын белдерде. Беррәттән мәдрәсә кысаларында 3 ел элек барлыкка килгән тәхфиз (Коръән ятлау) бүлеген тәмамлаган беренче җиде шәкерткә дә шәһадәтнамәләр дә тапшырылды.  Әлеге бүлектә шәкертләр 3 ел дәвамында белем алып, Кәлам Шәрифне тулысынча ятлап, нәзарәт комиссиясенә имтиханнар тапшырып, барысы – дүрт егет һәм өч кыз Коръән-хафиз булдылар. Аларга мөфтият тарихында беренче тапкыр бирелүче документларны нәзарәтнең Коръән-хафизларны тикшерү комиссиясе рәисе Илнур хәзрәт Хәйруллин тапшырды. Диплом һәм шәһадәтнамәләрне тапшыру тантанасы коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да истә тотып оештырылды.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә моннан өч ел элек булдырылган Коръәнне ятлау бүлеге үзенең уңай нәтиҗәләрен бирде. Камил хәзрәт, чыгарылыш укучыларын тәбрикләп, үз чыгышында Аллаһының Китабын ятлауга һәм өйрәнүгә зур әһәмият бирергә чакырды:

– Имам Нәвави болай дигән: “Коръән ятламаган кешегә зур галимнәребез фикһ, хәдис кебек шәригать фәннәреннән дәресләр бирмәгән”. Иң беренче баскыч – Коръәнне ятлау. Имам Мөхәммәд Шәйбани бервакыт Әбү Хәнифә янына килгәч, Әбү Хәнифә аңа болай дип әйтә: “Хафиз булмасаң, сине кабул итмим”. Шуңа күрә имам Мөхәммәд кире кайтып, Коръәнне ятлый, шуннары гына Әбү Хәнифә аны шәкертлеккә кабул итә. Бездә йөз еллар элек, инкыйлабка кадәр хафиз булмаган бер галимне дә таба алмассыз. Мәсәлән, Мәрҗани хәзрәтебез, Изге Китапны кабатлау ниятеннән, көн саен өч җүз укый торган булган. Бөтен китаплар һәм барлык фәннәр бер китапны – Коръәнне аңлау өчен укыла. Без ни өчен сарыф фәнен үзләштерәбез? Коръәнне аңлау өчен. Бөтен китапларыбыз – гакыйдә, фикһ һ.б. Коръәнгә кайта. “Мөхәммәдия”дә биш ел укысак та, илле ел укысак та, бары бер Китапны аңлар өчен укыйбыз. Хәзер бер кеше чыгып: “Мин зур галим, ләкин мин Коръәнне белмим”, – дисә, аның нигезе юк. Безнең ун кыйраәт буенча да китапларыбыз бар, Аллаһыга шөкер. Халкыбыз арасында ун кыйраәтне белгән хафизлар да булган. Муса Бигиев болай дип әйтә: “Һәрбер мәдрәсәдә һәр шәкерт иң ким дигәндә шатыбия дәрәҗәсендә булса да кыйраәтләрне белергә тиеш”. Шатыбия – җиде кыйраәт буенча китап дигән сүз. Димәк, гади генә бер шәкерт җиде кыйраәтне белергә тиеш дигән сүз.

Алга таба мөфти хәзрәт нәзарәттә Коръән-хафиз Илнур хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә яңа комиссия оешуы турында хәбәр бирде. Башка уку йортларында Коръән ятлап чыгучылар да әлеге комиссиягә килеп, имтихан биреп, Коръән-хафиз шәһадәтнамәсенә ия була ала. Шунысы куанычлы, хафизлыкны раслаган нәзарәтнең беренче шәһадәтнамәләренә яңа гына Коръән-хафиз дәрәҗәсенә ирешкән “Мөхәммәдия” укучылары лаек булды һәм таныклыклар алды.

Мөфти хәзрәт, үз чыгышын төгәлләп, бу уңышларга ирешү “шәкертләрнең казанышы түгел, беренче чиратта остазларның казанышы” булуын билгеләп үтте, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Моннан тыш, үз чыгышы барышында, Камил хәзрәт Сәмигуллин, мәдрәсәдә яңа бүлекләр ачуның матур традициясен дәвам иттереп, киләчәктә ислам сәнгате, каллиграфия буенча буенча белгечләр әзерләүче бүлекләр булдыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Мөфти чыгышыннан соң тәбрикләү өчен сүз остазларга бирелде, алар имам-хатыйб һәм ислам дине нигезләре мөгаллиме белгечлеген алып чыккан шәкертләргә өммәтебезгә хезмәт кылуда нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, киңәшләрен бирде.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсен быел барлыгы 194 шәкерт укып бетерә, шуның 108е – кичке, 71е – читтән торып уку бүлекләрендә белем алучылар. Ә бар Татарстан буенча быел мөселман дини уку йортларын, РИИны да кертеп, җиде йөзгә якын шәкерт тәмамлый.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*