tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мөхәммәдия”дә Габделхак хәзрәт Садыйковны искә алдылар
“Мөхәммәдия”дә Габделхак хәзрәт Садыйковны искә алдылар

“Мөхәммәдия”дә Габделхак хәзрәт Садыйковны искә алдылар

Агымдагы елның 1 март көнендә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре тарафыннан Габделхак хәзрәт Садыйковны искә алу кичәсе үткәрелде. Әлеге чаралар мәдрәсәдә элек яшәгән хәзрәтләрне яшьләргә белгертү, аларның эшчәнлекләрен җиткерү максатыннан уздырыла. Узган кичә совет заманында дин дәресләрен алып барган, галим Габделхак Мөхәммәдсадыйк улы Садыйковның тууына 125 ел, вафатына 30 ел тулуга багышланды.

Габделхак Садыйков 1908нче елда “Мөхәммәдия”дә белем ала. Шәкертләр әлеге шәхеснең биографиясен күздән кичерде, аның шәкертлек елларына, эшләгән чорларына, укучыларына тукталып үтте. Әлеге чарада Габделхак хәзрәтнең кече улы Мәгъсүм абый, шулай ук Габделхак хәзрәтнең туганы һәм укучысы, Яшел үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин катнашты. Алар искә алу кичәсендә шактый күп мәгълүматлар бирделәр. Соңыннан Коръән укып догалар кылынды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*