tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселман мәгариф учреждениеләрендә кабул итү кампаниясе башланды
Мөселман мәгариф учреждениеләрендә кабул итү кампаниясе башланды

Мөселман мәгариф учреждениеләрендә кабул итү кампаниясе башланды

19 июньнән Татарстан мөселман уку йортлары кабул итү кампаниясен башлап җибәрде. Быелгы төп яңалык – укырга керү өчен документларны абитуриентлар дистанцион рәвештә тапшыралар. Мөселман дини белеме алырга теләүчеләр карамагында Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар. Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре дүшәмбедән җомгага кадәр эш сәгатьләрендә телефон аша, социаль челтәрләрдәге рәсми битләр, төркемнәр, чатлар аша татар һәм рус телләрендә консультацияләр бирергә әзер. Моннан тыш, дини уку йортлары абитуриентлар белән элемтә булдыру һәм килеп туган сорауларга җаваплар бирү өчен, туры эфирлар оештыра, булачак шәкертләрне уку йорты белән таныштыру максатыннан, сайтка видеороликлар, презентацияләр урнаштыра. Казан ислам университетының Госман ибн Аффан исемендәге Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең Инстаграм аккаунтында @sentrkhafizovkazan турыдан-туры эфирда КИУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Рим хәзрәт Камалов катнашып, абитуриентларның сорауларына җавап бирергә өлгерде инде. Кабул итү кампаниясенә ике ай кала, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе уку йортының эшчәнлеге хакында кыска видеоролик ясап, аны мессенджерлар, социаль челтәрләр аша таратты. Коронавирус пандемиясе чорында мәдрәсәләр һәм ислам уку йортлары мөһим һәм актуаль хәбәрләрне беренче чиратта үз сайтларында биреп барды. Сорау килеп тууга ук, мәдрәсә, вуз җитәкчелеге абитуриентлардан иң әүвәл сайтка керергә, материаллар белән танышырга, ә аннары гына сораулар буенча кабул итү комиссиясе номерына шалтыратуны үтенә. Шул рәвешчә уку йорты вәкилләре күбрәк кеше белән нәтиҗәле эшли һәм аралаша алачак.

Абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре өчен Нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге үзенең Инстаграмдагы рәсми аккаунтында (Islamic_education_rt) татар һәм рус телләрендә атнага бер тапкыр – җомга көнне очрашулар үткәрә. Беренче туры эфир Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам мәгарифе советы рәисе, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәмәтшин белән оештырылса, икенче эфир Болгар ислам академиясе кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Ринат Нуриев белән үтте. Бу атнада әңгәмәгә Казан ислам университетының ислам фәннәре факультеты деканы Рәфикъ хәзрәт Йосыповның кушылуы көтелә. Әлеге очрашуларның видеосы саклана, аның теләгән һәр кеше үзенә уңайлы вакытта кереп карый ала. Мондый очрашулар алдагы атналарда да дәвам итәчәк: төрле  мәдрәсә җитәкчеләре, дини уку йортын төрле елларда тәмамлаган шәкертләр белән дә әңгәмәләр оештыру планлаштырыла. Очрашуларда күтәрелгән темаларга килгәндә, күпчелек сораулар һәм җаваплар кабул итү комиссияләренең эшчәнлеге, документлар бирү тәртибе, имтиханнар тапшыру тәртибенә һәм көненә бәйле. Әңгәмәләрдә шулай ук Россиядә, Татарстан Республикасында дини мәгариф системасы, уку-укытуга булган таләпләр, дини уку йортларының үзенчәлекләре хакында сүз бара.

Кичәге мәктәп укучылары гаризаларын көндезге уку формасына тапшырса, олырак яшьтәгеләр кичке һәм читтән торып уку мөмкинлеген карый. Гомумән, быел республиканың мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 400-дән артык шәкерт кабул итәргә әзер, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 750 кеше өчен урын каралган.

Бүгенге көндә Татарстанда күп баскычлы дини мәгариф системасы гамәлдә. Башлангыч белемне мәчетләр каршындагы курсларда алып булса, урта белемне мәдрәсәләр, югары белемне Россия ислам институты / Казан ислам университеты (бакалавриат, магистратура) һәм Болгар ислам академиясе (магистратура, докторантура) бирә.

Татарстан мәдрәсәләрендә урта һөнәри мөселман белем стандарты шулай ук башлангыч, нигезле дәрәҗәдәге белем бирә. Стандартка “Гарәп теле”, “Дин тарихы”, “Психология һәм педагогика”, “Хокук нигезләре”, “Татар теле һәм әдәбияты”, “Татарстан һәм татар халкы тарихы”, “Россиядә ислам тарихы”, “Ислам дине тәгълиматы”, “Коръәнне уку һәм ятлау”, “Коръәнне уку кагыйдәләре (тәҗвид)”, “Коръән белеме”, “Коръән тәфсире”, “Гыйбадәт кылу нигезләре”, «Ислам хокукы”, “Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлы”, “Хәдис белеме”, “Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ сүзләре”, “Вәгазь уку нигезләре һәм имамның бурычлары”, “Исламның дини агымнары”, “Ислам фәннәрен укыту методикасы”, “Әхлак”, “Ислам тарихы”, “Мантыйк” кебек дәресләр керә.

Татарстанның мөселман уку йортларындагы көндезге уку формасында “нигезле” дәрәҗәдәге белем 2 ел 10 ай дәвамында укуны күз алдында тота. Мәдрәсәләрнең күбесе “нигезле” укыту программасы буенча белем бирә.

Мәдрәсәләр абитуриентларга дин әһеле һәм мөселман дини оешмалары хезмәткәре белгечлеген алырга тәкъдим итә. Укып чыгучыларга “Имам-хатыйб, ислам дине нигезләре мөгаллиме”, “Имам-хатыйб, ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучысы” квалификацияләре тапшырыла. Кайсыбер мәдрәсәләр үз шәкертләренә дөньяви мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек нигезендә параллель рәвештә дөньяви белем алу мөмкинлеген дә бирәләр. Мәдрәсәдәге урта һөнәри дини программаны үзләштереп, укуны Казан ислам университетында югары дини белем алып дәвам итәргә мөмкин. Көндезге формада уку дәвере 4 ел тәшкил итә, читтән торып уку һәм кичке уку формасы 5 ел дәвам итә (бакалавриат). Мәдрәсәдә укып чыкканнар тизәйтелгән укыту курсын үтәргә мөмкин. Россия ислам институты яки Казан ислам университетын тәмамлаучылар магистратурага керә ала.

Күпчелек дини уку йортлары студентларга уку дәверендә тулай торакта бушлай урын һәм ашау каралган, кайсыбер мәдрәсәләрдә спорт төрләре буенча түгәрәкләр эшли. Дини уку йортларында квалификацияле, югары дөньяви һәм дини белемгә ия белгеч-укытучылар укыта.

Укырга керү өчен кабул итү комиссиясенә ДИСТАНЦИОН рәвештә тапшырыла торган документлар исемлеге белән уку йортларының сайты аша танышырга мөмкин. Документлар 14 августка кадәр эш көннәрендә 9.00-дән 15.00-га кадәр кабул ителә.

Кабул итү имтиханнары хакында тулы мәгълүмат – уку йортларының сайтында.

Көндезге уку формасына мәдрәсәгә укырга 9 яки 11 сыйныфларны тәмамлап чыккан 15 яшьтән алып кызлар һәм егетләр кабул ителә.

Кичке һәм читтән торып уку формасына урта (тулы) гомуми, урта һөнәри яки югары белемгә ия ир-атлар һәм хатын-кызлар документлар тапшыралар. Уку дәвере 4 елы тәшкил итә. Документлар 2020 елның 5 августына кадәр эш көннәрендә 9.00-15.00 сәгатьләрдә кабул ителә. Керү имтиханнары августта башлана.

Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге дә “Дини оешмалар өчен имамнар һәм дини хезмәткәрләр әзерләү” юнәлешендә “Коръән гыйлеме” профиле буенча яңа 2020/2021-нче уку елына студентлар кабул итә башлады. Әлеге юнәлеш 4 ел дәвамында Коръәнне тулысынча яттан өйрәнү һәм Корьән гыйлеме бакалавры квалификациясе алу мөмкинлеге бирә.

Укырга алганда төп таләпләр:

– гомуми урта белем (11 класс),

– Россия гражданы булу,

– яшь 30дан артмау.

Керү имтиханнары:

– рус теле,

– Коръәннең 30нчы җүзен яттан белү,

– Ислам нигезләре.

Документлар 1 августка кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 251-01-55.

Электрон почта: [email protected]. Вконтакте: https://vk.com/centerxafizov

Кабул итү көннәре һәм кагыйдәләре, шулай ук сынау имтиханнары турында тулырак мәгълүматны http://magarifrt.ru сайтында алырга була.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*