tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселман яшьләре форумында катнашучылар Болгарга юнәлделәр. Бүген – Бөтенроссия җыенының беренче көне
Мөселман яшьләре форумында катнашучылар Болгарга юнәлделәр. Бүген – Бөтенроссия җыенының беренче көне

Мөселман яшьләре форумында катнашучылар Болгарга юнәлделәр. Бүген – Бөтенроссия җыенының беренче көне

Бүген иртән, Зөлкагдә аеның 9 нчы көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә кеше бик күп булды. Биредә Галиев мәчете янында VIII Мөселман яшьләре форумында катнашучылар җыелды. Монда бик күңелле һәм шатлыклы мизгелләрне күрергә була иде: форумда катнашучыларның күбесе чираттагы слетка кабаттан килде һәм әлеге чарада катнашучы дусларын янәдән күрүгә бик шат булды. Сүз уңаеннан, быел форумның географиясе халыкара дәрәҗәгә чыксын өчен барлык мөмкинлекләр бар: форумга Россиянең төрле почмакларыннан гына түгел, хәтта дөньяның төрле илләреннән яшьләр килде. Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Чувашия, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы, Мәскәү, Кырым республикаларыннан тыш, Россия исламының төп нигез ташын күрергә һәм үз иманын ныгытырга Казахстан һәм Кыргызстан гражданнары да килгән иде. Аларның барысына да 18-30 яшь.

Уңайлы автобусларда һәм күчтәнәчләр белән юлга мөфтияттән иртәнге сигездә 100 егет һәм кыз Болгарга кузгалды. Аларны анда палаткалы шәһәрчектә көтәләр. Килеп җитү белән форумда катнашучылар Ак мәчеткә җомга намазына барачак. Алга таба форум үз эшен Диния нәзарәте әзерләгән программа буенча башлап җибәрәчәк. Аның төп темасы булып Коръән һәм аның тәфсире торачак. Исегезгә төшерәбез: агымдагы ел нәзарәт тарафыннан Тәфсир елы дип игълан ителде. Әлеге тема дәресләрдә иң киң һәм тирән формада ачылачак. Форумда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы, ислам хокукы нигезләре буенча магистр, шәех Абдуррахим Лакрим һәм Россия ислам институты мөгаллиме, гакыйдә, Хәнәфи фикһе, тәфсир буенча хезмәтләр авторы Әхмәд Әл-Хәнәфи булачак. Яшьләрнең күбесе нәкъ менә шушы остазларның дәресләренә кызыксынуларын белдереп форумда катнашырга була.

Алган белемнәрне ныгыту өчен форумда катнашучыларга махсус көндәлекләр – «активлык трекерлары» бүләк ителәчәк, алар мөһим мәгълүматлар белән танышырга һәм программаны күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк. Форумның барлык дәресләре дә интернетның социаль челтәрләрендә гомуми кулланылыш өчен урнаштырылачак.
Моннан тыш, форум программасында кызыл җеп булып яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту темасы да торачак. Алар өчен бу юнәлештә психологик треннинглар, мастер-класслар, бәхәсләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак, дәресләрдә киң таралган проблемалар дини һәм дөньяви күзлектән каралачак.
Форум программасының иң югары ноктасы булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның килүе торачак. Ул яшьләр белән ачыктан-ачык аралашачак һәм Коръән бәйгесен дә күреп китәчәк.

Әлеге форум яшьләргә белемнәрен ныгытып кына калмыйча, берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль “стартапларын” – проектларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Яшьләр җыенында тәкъдим ителгән бу башлангычлар Татарстан мөфтияте һәм районнарда мөхтәсибәтләр тарафыннан уңышлы тормышка ашырылып килә. Мәсәлән, намаз һәм Ислам нигезләрен өйрәтү буенча “Ислам. Беренче адымнар” беркөнлек мәктәбе, өммәтне борчыган көн кадагындагы кискен проблемалар турында фикер алышу буенча бәхәс клубы, макулатура җыю буенча авыру балалар файдасына “Ак кәгазьгә яңа тормыш” хәйрия акциясе һәм башкалар иң популярлардан санала. Шуңа күрә форумны кыю рәвештә нәзарәтнең социаль проектлар генераторы дип атарга мөмкин.

Форумда катнашучылар шәһре Болгарның палаткалы шәһәрчегендә атна дәвамында – киләсе җомгага кадәр булачак. Слет шулай ук символик мәгънәгә ия булып төгәлләнәчәк: катнашучылар Ак мәчеттә җомга намазы укып таралышачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*