tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселманнар Изге Болгар җыенында очрашачак
Мөселманнар Изге Болгар җыенында очрашачак

Мөселманнар Изге Болгар җыенында очрашачак

2018 елның 21 июлендә Татарстан Республикасының Спасс районында Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабл итүгә 1129 ел тулу уңаеннан мөселманнарның традициягә әверелгән корылтае «Изге Болгар җыены» узачак. Тарихи бәйрәмдә ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән мөселман катнаша.

Быел да тарихи Болгар җирендә узачак мөселманнар бәйрәмендә кунаклар күп булыр дип көтелә: IX татар ислам дине әһелләре Форумы әгъзалары, илнең барлык төбәкләреннән мөфтиләр, Урта Азия республикалары, ерак чит ил вәкилләре, чит ил ислам югары уку йортларыннан галимнәр-хәнәфи мәзһәбе белгечләре чакырылды.

Истәлекле тарихи вакыйгада мөхтәрәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы һәм Болгар ислам академиясе бинасында Ислам дине эшлеклеләре белән очрашуы көтелә. Очрашуда Россиядә ислам дине үсеше һәм дини белем бирүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикерләшү  планлаштырыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*