tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Дин / Мөселманнар күп, мәчетләр генә җитсен!
Мөселманнар күп, мәчетләр генә җитсен!

Мөселманнар күп, мәчетләр генә җитсен!

Кытай хөкүмәте уйгур мөселманнарын эзәрлекли, аларны хәтта экстремистлыкта гаепләп, үлем җәзасына да хөкем итә. Мньямада полиция дин кардәшләребезгә инде ничәнче кат ут ача. Шри-Ланкада буддистлар – мәчеткә, ә Парижда расачылар яулыклы кызларыбызга һөҗүм итәләр.

Каһирәдәге «Әл-Иман» мәчетенең эчендә исә, хөкүмәттән бәреп төшерелгән президентлары Мөхәммәд Мурсины яклап, тату протест акциясенә чыкканнары өчен атып үтерелгән йөзләрчә мөселманның җәсәдләре рәт-рәт тезелешеп, сасып, җирләүгә мохтаҗ булып ята. Мөселманнар яшәүче ничәмә илдә сугышлар, чуалышлар бара…

Әлеге картинаны күз алдына китергәч, тетрәнеп китәсең. Мондый яңалыкларны укыганнан соң, бер яктан, башка илләрдә яшәүче дин кардәшләребез өчен йөрәк сыкранса, икенче яктан, үзебезнең илдәге вазгыять белән чагыштырып: «Аллаһның биргәненә мең шөкер, бездә хөрлек!» – дип сөенеп тә куясың. Ничек кенә булмасын, мондый яңалыклар палитрасында бездә ислам динендәгеләргә карата булган мөнәсәбәт, асылда, уңай булып күренә. Бәлки, бу хәбәрләр безгә шул күзлектән чыгып тәкъдим ителәдер дә. Беренче карашка, бу шулай, әмма Россиядә мөселманнарга кагылучы проблемалар юк дип әйтеп булмый. Тик һәр нәрсә чагыштырып карап,  төптәнрәк уйлаганда әйбәтрәк күренә…

Бездәге проблемаларга тукталсак, алар, нигездә, көннән-көн арта баручы мөселман өммәте өчен мәчетләр җитенкерәмәү белән бәйле. Мәсәлән, Мәскәү мөселманнары инде кайчаннан бирле кыш көннәрендә асфальтка газета җәеп, вәгазьләр тыңлый, намазларын укый. Менә быел да Рамазан гаете Мәскәү үзәгендә төзелеп ятучы җәмигъ мәчетенең әйләнә-тирәсен, Тынычлык проспектын һәм аңа якын булган урам юлларын буеннан-буена Аллаһка тәкбир әйтергә килүчеләр белән тутырды. Рәсми мәгълүматлар буенча,  бу мәйданга 149 меңнән артык мөселман җыелган.

Мәскәү парклары мәчет була алырмы?

Узган атна башында Россия матбугатларында янә Мәскәү мөселманнарына мәчетләр җитмәү мәсьәләсе күтәрелде. Алдагы берничә елда Гает бәйрәмнәре җәйге җылы көннәргә туры килгәнлеген дә истә тотып булса кирәк, кызыклы тәкъдим белән башкала хакимиятенә бу юлы урбанистлар мөрәҗәгать иткән. «Урбан ковер» проектының авторы Тигран Арутюнян әйтүенчә, шәһәр паркларында вакытлыча корылып, кире сүтелә торган чатырлар ясалса, мәчетләр проблемасы хәл ителер иде. Аның проекты нигезендә Мәскәү паркларында йөзләп гыйбадәт кылу мәйданы булдыру күздә тотыла. 15х20 метрлы чатырларны намаз укыр алдыннан гына корып, намаз тәмамлангач сүтеп куярга да мөмкин булачак. «Алар җиңел күчерелә торган булырга һәм мәскәүлеләрнең тәрәзә төпләреннән мөмкин кадәр  читкәрәк урнаштырылырга тиеш. Ә мөселманнар намазлыкларын үзләре белән алып килә торган булачак», – ди Арутюнян.

Проект тормышка ашырылса, аны алдагы Корбан бәйрәмендә үк сынап карарга, шул рәвешле Мәскәү үзәген бераз бушата төшәргә мөмкин булыр иде. Моның өчен бәйрәм намазы вакытында урбанистлар һәр мәйдан янәшәсенә имамның Тынычлык проспектындагы җәмигъ мәчетендә укыган вәгазен күрсәтү өчен экраннар да куярга тәкъдим итә.

Кытай белән чагыштырсак…

10 миллион халкы булган Мәскәү өчен нибары дүрт мәчет кенә чыннан да бик аз шул. Чагыштырып карасак, сигез миллион ярым халык яшәүче Нью-Йоркта 140 мәчет, шул ук күләмдәге халкы булган Лондонда 100 мәчет, хәтта үтә консерватив, атеистик сәясәтле Кытайның 17 миллион кеше исәпләнүче башкаласы Пекинда 70 мәчет бар.

Бу илне Россия белән чагыштырып карасак, икесендә дә 20 миллион чамасы мөселман яши, шул ук вакытта Кытайда 30 меңгә, ә Россиядә 6 меңгә якын мәчет исәпләнә. Ә әлеге дә баягы үлем җәзасына хөкем ителүче уйгур мөселманнары яши торган Синьцзян-Уйгур автоном районының Кашгар шәһәрендә Кытайның иң зур мәчете «Атига» урнашкан. Дөрес, бүген хәтта Пакыстан һәм гарәп илләренең сәяхәтчеләре дә килеп йөрүче бу мәһабәт бинаның төзелеше 1442 елда ук башланган булган.

Ә Кытайда үлем җәзасына хөкем ителгән Муса Хәсән белән Рехман Хупур атлы уйгурлар исә, террорчылык төркеме оештырып, быел 23 апрельдә булган канлы бәрелешләрдә катнашуда һәм шартлаткыч матдә ясауда гаепле дип табылган. Моннан тыш тагын өч кешегә 9 елдан башлап, гомер буена төрмәдә утыру куркынычы яный, 19 кеше мәсьәләсендә тикшерү эшләре бара.

Сүз уңаеннан, Ураза бәйрәме көнне уйгурлар йөрүче мәчетләрнең берсендә Кытайның куркынычсызлык көчләре мөселманнарның күмәк гыйбадәт кылуына каршы төшкән. Дөресрәге, 18 яше тулмаганнарның гыйбадәт кылырга килмәүләрен тәэмин итүдә тырышлык күрсәткән. Нәтиҗәдә, үз хокуклары кысылудан канәгатьсез уйгурлар полициягә берничә таш ыргыткан һәм моңа җавап итеп тегеләре ут ачкан. Бу вакыйга  өч кешенең үлеменә китергән. Кыскасы, дөньяда хакимият кем кулында булса, шул көчле, шул хуҗа. Әнә Фәләстыйндагы партия һәм оешмаларны да башта массакүләм мәгълүмат чаралары аша «террорчылар» дип сүктеләр-сүктеләр дә, тегеләре хакимияткә менеп утыргач, шул ук сүгүчеләр аларны тиң күреп, санлаша башларга мәҗбүр булдылар. Ә Кытайда исә әлегә уйгурлар шундый ук террорчы һәм сепаратист булып кала бирә.

Ислам йөрәкләрне яулый

Әмма ислам, чынлыкта, сепаратистлык белән берничек тә бәйле түгел. Ул – таш диварларны һәм кавемнәрне түгел, кешеләрнең йөрәген яулаучы дин. Шри-Ланка башкаласы Коломбода да буддистларның мәчеткә һөҗүм ясавының төбендә ислам диненең таралуыннан курку ята. Шәһәрдә күптән түгел будда активистларының мөселманнар кичке намазларын укыган чакта бер ай элек кенә төзелгән өч катлы мәчет тәрәзәләренә, шулай ук якын-тирәдәге йортларга ташлар ыргытулары нәтиҗәсендә 12 мөселман тән җәрәхәтләре алды. Нәтиҗәдә, мәчетне ябарга мәҗбүр булганнар. Биредә яшәүче йөзләгән мөселман, башка һөҗүмнәр булдырмас өчен, урамнарга чыкты. 20 миллион халыклы бу утрауда мөселманнар 2011 елгы җанисәп алу буенча 9 процент кына булса да, иң тиз үсүче конфессия булып санала. 1981 һәм 2011 еллар аралыгында Шри-Ланка мөселманнарының саны 78 процентка, 1,04 миллионнан 1,86 миллионга арткан булса, җирле будда өммәте нибары 38 процентка гына, 10,9 миллионнан 15,8 миллион кешегә арткан.

Хәер, Россия башкаласында һәм бүгенге рус шәһәрләрендә дә мөселманнар көннән-көн арта тора. Алар арасында руслар да шактый. Россия хөкүмәте бүген ислам атмосферасының Мәскәү халкының үзаңына тәэсир итүеннән куркып яши булса кирәк. Моны мәскәүлеләрнең мөселманнарга толерантлык күрсәтмәскә, мәчетләр төзергә ирек бирмәскә тырышуыннан да абайларга була. Бу юлы да паркларда мобиль гыйбадәтханәләр төзү мәсьәләсенә каршы шәһәрнең мәдәният департаменты башлыгы Сергей Капков: «Парк ул – толерантлык зонасы, без анда бер динне дә бүселдереп күрсәтергә тиеш түгел», –дип җавап бирде. Ә ЖКХ департаменты җитәкчесе Петр Бирюков исә: «Әгәр Мәскәү халкы каршы булмаса, мондый чатырларны йорт ишегалларына куярга мөмкин», – дигән иде. Шул ук вакытта ул бу мәсьәләдә: «Кайсы якның тавышы күбрәк булуга игътибар итәчәкбез, без һәр нәрсәдә мәскәүлеләрнең фикеренә колак салып эш итәбез», – диде. «Хельсинский»  хокук яклау төркеме башлыгы Людмила Алексеева: «Нигә православие динендәгеләр ачык мәйданнарда түгел, ә чиркәүдә гыйбадәт кыла, ә ни өчен мөселманнар ачык мәйданда гыйбадәт кылырга тиеш әле? Гыйбадәт мәйданнары ачарга түгел, мәчетләр төзергә кирәк. Мәчеткә йөрсеннәр!» – дип, яңа тәкъдимгә кискен каршы булуын җиткерде. Ә бит Мәскәү христианнары өчен 640лап гыйбадәт бинасы барлыгын һәм биредә 5 мең тирәсе мөселман яшәвен исәпләгәндә, кайбер экспертлар әйтүенчә, кимендә йөзләп, ә рухи ихтыяҗны төрле районнарда тулысынча канәгатьләндерер өчен өч йөзгә якын  мәчет кирәк. Кыскасы, Россиядә дә, дөньяда да мөселман өммәте ишәя бара, мәчетләр генә җитсен.

Автор:  Фәнил Гыйлаҗев
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*