tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мөслимәләр мәктәбе» кабат үз эшчәнлеген башлап җибәрде
«Мөслимәләр мәктәбе» кабат үз эшчәнлеген башлап җибәрде

«Мөслимәләр мәктәбе» кабат үз эшчәнлеген башлап җибәрде

Кичә ахшам намазыннан соң Казанның Галиев мәчетендә «Мөслимәләр мәктәбе» яңа сезонын ачты. Мөслимәләрнең беренче очрашуы оештыру мәсьәләләренә багышланды. Катнашучылар «Мөслимәләр мәктәбе»нең яңа сезондагы эшчәнлегенә бәйле уй-фикерләре белән уртаклашты. Лекцияләр темасы, чакырыласы спикерлар һәм очрашуларның форматына кагылышлы тәкъдимнәр яңгырады.

Проект 2016 елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. «Мөслимәләр мәктәбе» мөселман хатын-кызлар өммәтен берләштерүдә аерым роль уйный. Әлеге проект гүзәл затларга тормышның төрле өлкәләренә ислам күзлегеннән карау мөмкинлеге булдыра. Очрашуларда махсус чакырылган лекторлар һәм спикерлар төрле актуаль темаларга чыгыш ясый: бәхетле гаилә серләре, ир белән хатын арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, мөслимәләрнең җәмгыятьтәге роле, балаларны тәрбияләү мәсьәләләре һ.б. Рухи һәм дини темалардан тыш, дөньяви характердагы сораулар турында да фикер алышу күздә тотыла: үз эшеңне булдыру, кеше хокукларын яклау, социаль челтәрләрне алып бару серләре.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: узган сезонда «Мөслимәләр мәктәбе»ндә катнашучыларның кайберләре файдалы белемнәр туплап кына калмыйча, үзләре дә лекторлар сыйфатында чыгыш ясый һәм тәҗрибә уртаклаша алган.

Яңа форматтагы очрашулар быел айга ике тапкыр сишәмбе көннәрендә уздырылачак. Хатын-кызлар өчен висцераль массаж, интерьер дизайны, кулинария, имидж, кул эшләре буенча мастер-класслар, шәхесне үстерү тренинглары оештырылачак. Интеграль медицина табиблары, остеопатлар, гинекологлар, гастроэнтерологлар һәм башка белгечләр белән очрашулар каралган. Юриспруденция һәм финанслау буенча белгечләр балага бирелә торган пособие, милек һәм салым вычетларын максималь күләмдә кире кайтару турында сөйләячәкләр.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*