tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт бөтен дөнья мөселманнарының гомум догасына кушылачак
Нәзарәт бөтен дөнья мөселманнарының гомум догасына кушылачак

Нәзарәт бөтен дөнья мөселманнарының гомум догасына кушылачак

Кешелек дөньясы өстендә үлемгә китерүче зәхмәт авыру — коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казахстан мөфтиятенең башлангычына – планетаның барлык почмакларында бер үк вакытта дога кылуга кушылачак. Шундый тәкъдим белән республикабыз мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллинга Казахстанның баш мөфтие Нәүрызбай кажы Утпинов мөрәҗәгать итте.

Кардәш халыкның рухи лидеры ислам дөньясының барлык дин әһелләрен, мәдрәсә мөгаллимнәрен, Коръән укучыларны һәм бөтен мөселман өммәтен берьюлы Аллаһы Раббыбызга мөрәҗәгать итәргә чакырды. Гомуми рәвештә дога кылу бу атнаның изге җомга көнендә, ягъни 10 апрельдә өйлә намазыннан соң булачак. Шул уңайдан мөфти Камил хәзрәт Татарстан имамнарына һәм җөмһүриятебезнең бар мөселман өммәтенә бөтен дөнья мөселманнарының гомуми догасына кушылырга чакырды:

Әссәламүгаләйкүм, кадерле дин кардәшләрем!

Кызганычка каршы, шушы көннәрдә мөселманнарның бер сафка иңгә-иң басып, бер-беребезнең йөрәкләреннән чыккан теләктәшлек хисләрен тоеп, Рәхимле һәм Газиз, Гадел һәм Бөек Аллаһ Раббыбызга догалар кылырга мөмкинлекләре юк. Ләкин кешелек дөньясына зур афәт янаган мәлдә калебләрендә иман саклаган адәмнәргә догадан туктау килешәме соң? Киресенчә, безгә, бөтен дөнья буйлап сибелгән төрле милләттәге мөселманнарга, үзебезнең ихласлыкларыбызны берләштереп, Яралтучыбыздан ярдәм һәм шәфкать сорарга кирәк. Безнең сөекле пәйгамбәребез ﷺ: “Дога – мөселманның калканы,”- дигән бит.

Мин Казахстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең якынлашып килүче изге җомга көнендә, ягъни 10 апрельдә, өйлә намазыннан соң мөселманнарны бергәләп һәм берьюлы дога укырга өндәгән мөрәҗәгатен зур шатлык белән кабул иттем. Үзем дә Татарстанның барлык дин әһелләрен, мәдрәсә мөгаллимнәрен, Коръән укучыларны һәм республиканың бөтен өммәтен шушы гомум догага кушылырга чакырам. Бердәм догабыз кешелек дөньясы өчен вирустан котылу чарасы булып китәргә мөмкин – кушылыгыз!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*