tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең яшьләр проектлары online форматка күчә
Нәзарәтнең яшьләр проектлары online форматка күчә

Нәзарәтнең яшьләр проектлары online форматка күчә

Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә карамастан, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр проектлары үз эшен дәвам итә. Дини оешмаларда вирус таралуга каршы чаралар күрелүгә бәйле рәвештә, хәзер проектлар online форматта уздырылачак. Ир-атлар өчен «I’MAN», мөслимәләр өчен “Яшь килен” проектлары, “Коръән укырга өйрәнәбез” курслары Zoom платформасында үткәреләчәк. Намаз укырга өйрәтү һәм Ислам нигезләре белән таныштыру буенча “Ислам. Беренче адымнар” дип исемләнгән кыска вакытлы курсларның йомгаклау дәресләре барлык укучыларга мессенджерлар чатларында таратылачак. «Лекторий» дәресләре ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль бүлегенең Instagram-дагы рәсми битендә @muslimmol барачак.

Республикабыз мәчетләрендә вируслы инфекцияләр таралуны булдырмау максатыннан, “Чиста мәчет” акциясенең әһәмияте тагын да артты. Әлеге акция ел саен Рамазан алдыннан уза. Быел яз башыннан мөселман яшьләр активы вәкилләре Казанның “Борнай”, “Мәүлид”, “Рамазан”, “Мәдинә”, “Гаилә”, “Зәңгәр” мәчетләрендә, Лаеш районы Усад авылының “Ихлас” мәчетендә өмә үткәрде инде. Бу атнаның ял көннәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлеге Казанның тагын ике мәчетендә өмәдә катнашырга чакыра: «Хөзәйфа» (Юлиус Фучик ур., 52 к1) һәм «Апанай» (Каюм Насыйри ур., 27). Волонтерларлар дезинфекция үткәрәчәк, махсус чистарту чаралары белән келәмнәр, ишек һәм баскыч тоткычлары, юыну бүлмәләре һәм кешеләр тотына торган башка предметлар эшкәртеләчәк.

Әлеге изге эштә катнашырга теләүчеләр түбәндәге сылтама буенча элемтәдә була ала: https://chat.whatsapp.com/InFioFkMiQMLOHWw6k6FK1 . Өмә иртәнге тугызда (09:00) башлана. Үзең белән 1 чиләк, чүпрәк, губка, сабын алып килү хуплана.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Миңа өммәттәшләрем өчен әзерләнгән әҗер-саваплар күрсәтелде, алар арасында хәтта кеше мәчеттән алып чыккан тузан бөртеге өчен дә савап бар иде”.

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул итсен!

Исегезгә төшерәбез, “Чиста мәчет” акциясе 2017-нче елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә анда катнашу өчен яшьләр арасыннан ике йөзләп мөселман-волонтёр җәлеп ителде, алар Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен Татарстан мәчетләрендә өмә үткәрде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*