tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең “Зәкят” фонды һәм мәчетләр корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады
Нәзарәтнең “Зәкят” фонды һәм мәчетләр корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады

Нәзарәтнең “Зәкят” фонды һәм мәчетләр корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады

Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан гадәттәгечә “Мохтаҗларны ашат” акциясен игълан итте. Әлеге башлангыч кысаларында теләгән һәркем “Зәкят” фондыннан гаеткә сарык сатып алып, аның итен мохтаҗларга тапшыра ала.

Бер яшьлек бәрәннең бәясе 8000 сумны тәшкил итә. Фондның үз хезмәтләре исә – малны сую, итне ваклау һәм мохтаҗларга – инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә өләшү – бушлай һәм . “Зәкят” фондының квалификацияле белгечләре корбан чалу гамәле буенча кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирә.

– Безнең хезмәтләр бернинди дә финанс табыш алуны күздә тотмый, корбан итен тарату буенча барлык эшләр Аллаһы ризалыгы өчен башкарыла, төп ният – корбан итен күпләгән мохтаҗларга җиткерү, – ди фондның генераль директоры Булат Мәрданов.

Корбан гаетенә сарык чалуга гариза калдыру өчен (843) 225-33-22, 590-27-50 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин (акчаларны күчерү өчен карта номеры 4276620043782170 Гүзәлия Галимҗановна). Ашыгыгыз, сарыкларның саны чикләнгән!

Татарстан мәчетләре шулай ук гаеткә корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*