tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең “Зәкят” фонды “Татнефть” ГАҖ гранты хисабына “Хәят” социальләшү үзәге эшчәнлеген киңәйтәчәк
Нәзарәтнең “Зәкят” фонды “Татнефть” ГАҖ гранты хисабына “Хәят” социальләшү үзәге эшчәнлеген киңәйтәчәк

Нәзарәтнең “Зәкят” фонды “Татнефть” ГАҖ гранты хисабына “Хәят” социальләшү үзәге эшчәнлеген киңәйтәчәк

20 августта Әлмәттә “Нефтьче” мәдәният сараенда социаль башлангычлар конкурсында җиңүчеләр өчен «Татнефть» Гаммәви Ачык Җәмгыятенең грантларын тапшыру тантанасы узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Татнефть» компаниясе генераль директоры, грант комитеты рәисе Наил Маганов, Әлмәт муниципаль районы җитәкчесе Тимур Нагуманов, ТР муниципаль районнары башлыклары һ. б. катнашты.

“Татнефть” ГАҖ грантына башкалар арасында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды да ия булды. Шул рәвешле, фондка «Татнефть» тән 1 200 000 сум күләмендәге сертификат тапшырылды. Грант акчасы тулысы белән үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Хәят” Үзәге эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлдереләчәк.

Иң беренче нәүбәттә грант хисабына “Хәят” үзәгендә авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә яңа социаль хезмәтләр күрсәтү өчен өстәмә белгечләр җәлеп итү планлаштырыла. Мисал өчен, күп мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, мөстәкыйльлекә ия булмаган балалар өчен берничә сәгатьлек “бакчада” аларны  шәфкать туташлары һәм социаль тәрбиячеләрнең профессиональ күзәтүе астында калдырып тору мөмкинлеген оештыру ниятләнә. Мондый башлангыч балаларның үзләренә социальләшү өчен өстәмә этәргеч булса, ата-аналарга исә эмоциональ яктан “янып бетүне” кисәтү өчен уңай чара булып торачак. “Хәят” Үзәгенә килергә теләүчеләр +7 (843) 225-33-22 телефоны аша «Зәкят» хәярия фонды белгечләренә мөрәҗәгать итә алалар.

“Хәят” үзәге – Татарстан өчен уникаль проект. Ул РФ Президенты гранты ярдәмендә 2017 елдан бирле тормышка ашырыла. Үзәк балаларның һәм аларның әти-әниләренең физик һәм психик сәламәтлеген күтәрү, «үзенчәлекле» балаларны һәм аларның ата-аналарын социальләштерү максатыннан оештырылган. Үзәк эшли башлаганнан бирле анда йөрүчеләрнең үсешләрендә уңай динамика күзәтелә. Аларның күбесе аралашырга, бер-берсе турында кайгыртырга, дуслашырга өйрәнде.

Әлеге үзәккә тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук тәрбиягә алынган 3 яшьтән 27 яшькә кадәр инвалидлар йөри. Үзәккә даими йөрүчеләр арасында – ДЦП, аутизм, начар күрү, чукраклык, саңгыраулык һәм башка катлаулы авырулардан интегүче, үсешләрендә башка тайпылышлар булган сабыйлар. Узган сезонда «Хәят»кә 250 гә якын кеше йөрде. Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәккә йөрү бушлай.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*