tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә мәчет каршындагы татар теле дәресләрен камилләштерү юлларын карадылар
Нәзарәттә мәчет каршындагы татар теле дәресләрен камилләштерү юлларын карадылар

Нәзарәттә мәчет каршындагы татар теле дәресләрен камилләштерү юлларын карадылар

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 19-нчы көнендә (14-нче гыйнварда), нәзарәттә мәчет каршындагы ислам нигезләре курслары кысаларында алып барылган татар теле дәресләрен укытуның 2019 елгы нәтиҗәләре ясалды. Җыелыш Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры, Россия ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин җитәкчелегендә, укытучылар, дәреслекләр авторлары катнашында узды. Рәфикъ хәзрәт 2019-нчы елның 15-нче октябрендә янәдән республикабызның 20 мәчетендә башланып киткән татар телен өйрәнү курсларында хезмәт куючы мөгаллимнәрнең фикер-тәкъдимнәрен тыңлады, мәчетләрдә рухи тәрбия бирүдә телне өйрәтү мөһимлеге мәсьәләләренә тукталды:

– Рухи тәрбиянең иң зур бурычларының берсе – милли аңны саклап калу. Шул максаттан, елдан-ел бу сорауга еш әйләнеп кайтабыз. Россия ислам институтында ун ел дәвамында “Без – татарлар” курсларын оештырып киләбез. Татарстан мөфтие тәкъдиме белән 2018 елда аны камилләштереп республикабызның ун мәчетендә өч айлык форматта укыта башлаган идек.  Бүген дәресләр 20 мәчеттә 6 айлык курслар итеп оештырылды. Безгә һәрвакыт фикерләшү, методика өстендә эшләү кирәк. Шуңа 2020-нче елга билгеле бер чаралар планын күзаллау өчен, сезнең белән кайбер мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә карар кылдык.

Очрашуда катнашучылар 2020 елның ТАССР оешуга 100 ел тулу исеме астында узуын искәрттеләр һәм әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан милләттәшләребезгә рухи тәрбия бирү эшен киң җәелдерү буенча тәкъдимнәрен ирештерделәр. Иң беренче чиратта, очрашуда катнашкан татар теле укытучылары, Татарстан мөфтияте тарафыннан мәчет каршындагы курсларда дин нигезләрен, татар теле һәм тарихын өйрәнү буенча барлык шартлар тудырылу уңаеннан рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. РИИ мөгаллимнәре тарафыннан төзелгән “Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен” дәреслеге әлеге юнәлештә төп таяну ноктасы булуы ассылыклап үтелде. Моннан тыш, әлеге әсбап ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан уңай бәяләмә алуы искәртелде.

Мәдрәсә шәкертләренә татар телен өйрәтүдә күп еллык тәҗрибәгә ия мөгаллимә Флера Ханнанова “Татар теле” дәреслегендә дини терминология киң чагылыш табуын хуплады һәм әлеге үзенчәлек татар теле дәреслеген уникаль итүен әйтте. Моннан тыш, ул татар теле буенча эш дәфтәре әзерләп бастырырга тәкъдим итте һәм дәресләрнең сәгатьләрен арттыру буенча кайбер киңәшләрен бирде.

Рухи тәрбия бирүнең бер өлеше буларак, башкалабызның “Тынычлык”, “Казан нуры”, “Гаилә” мәчетләрендә татар телен өйрәтү тәҗрибәсе тыңланды. Укытучылар рухи тәрбия бирү барышында яшь контингентын һәм катнашучыларның дини инануларын күздә тотып дәреслекләрдән файдаланырга чакырдылар, 2020-нче елда курслар оештырганда Татарстанда ислам дине һәм татар халкы тарихы мәсьәләләренә дә аерым тукталырга чакырдылар. Моннан тыш, оештыручылардан телне өйрәнүне дәвам итү төркемнәрен булдыру мөмкинлеген карауны сорадылар.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Татарстанның 20 мәчетендә оештырылган татар телен өйрәнү буенча бушлай курсларга 450-гә якын кеше йөри. Әлеге курслар республикабызның 15 мөхтәсибәтендә – Әгерҗе, Алексеевск, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Лаеш, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Чистай, Ютазы мөхтәсибәтләрендә үткәрелә. Казанда курсларны «Ризван», «Тынычлык», «Казан нуры», «Гаилә» мәчетләрендә, шулай ук Россия ислам институтында тыңларга мөмкин. Шунысын билгеләп узарга кирәк: иң күпсанлы төркем – барлыгы 60 кеше татар телен нәкъ менә Россия ислам институтында өйрәнә. Башкалабызның «Казан нуры» мәчете дә әйдәп баручылар рәтендә – 35 кеше. Татарстан шәһәрләре һәм районнары арасында Түбән Кама мөхтәсибәтендә яшәүчеләр аеруча активлык күрсәтте – биредә 30-га якын кеше татар телен өйрәнергә теләк белдерде. Лидерлар рәтендә шулай ук Яр Чаллы (23 кеше) һәм Бөгелмә (20 кеше) мөхтәсибәтләре.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*