tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Никах – ирнең телен бәйли, хатын-кызның аягына богау сала
Никах – ирнең телен бәйли, хатын-кызның аягына богау сала

Никах – ирнең телен бәйли, хатын-кызның аягына богау сала

Татарстан Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы имамнар өчен кулланма әсбап буларак нигезләмә эшләгән. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бу уңайдан 1990 елларны искә алды. “Төрле җирләрдә укып кайтканнан соң, дин тирәсендә, алай түгел, болай ул, дип йөрүчеләр күбәйде. Юк кына нәрсәдә дә бәхәсләшү китте, – ди Җәлил хәзрәт. – Шул чагында дини яктан зур гыйлеме булмаган халык кем ягына басарга белмичә аптырады”.

Бер авылга баргач, Җәлил хәзрәттән: “Элек кеше җирләгәндә кабергә карап дога кыла идек. Берәү килде дә кыйблага карап утырырга кушты. Шул якка борылган идек, өченче төркем, алай дөрес түгел, дип өйрәтә башлады. Безгә кая карап утырырга соң?” – дип сораганнар. “Җилгә аркагызны куеп утырыгыз, җылырак булыр”, – дигән баш казый һәм, элеккечә дәвам итегез, дип тә өстәгән. Беренче документ әнә шул елларда эшләнгән. Тик заманалар узу белән башка төрле бәхәсләр килеп чыга. Бүген дә, авыл имамын санга сукмыйча, ник болай эшлисең, дөрес түгел, бидгать дип акыл өйрәтүчеләр булгалый. Яңа нигезләмә имамга шул вәсвәсәне туктатырга ярдәм итә­чәк. Имам, үз фикерен көчләп тагарга тырышкан кешегә нигезләмә аша дәлилле мисаллар китерә, тупланманы күрсәтә дә ала. Каршы якны ул да ышандырмый икән, Диния нәзарәте каршында эшләүче голәмәләр шурасы әгъзалары белән гәп куерту мөмкинлеге бар.

Әлеге нигезләмә бары тик муллалар өчен генә чыгарылган. Мулла ул кагыйдәләрне белә, ә җыен­тык гади халык кулына эләгә­чәкме? Юк, нигезләмә фәкать дин әһелләре өчен генә икән. Киләсе елда киң җәмәгатьчелек өчен фәтвалар китабы дөнья күрәчәк, ди. Нигезләмәне бик җентекләп эшләгәннәр һәм азактан аның һәр пунктын өч көн дәвамында 48 мөхтәсиб, 9 казый, 10 мәдрәсә директоры укып, төзәтмәләр керт­кән. Документ быел гыйнвар аенда Болгарда узган пленумда расланган.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәли­ул­лин: “Дистә еллар дәвамында имам-хатыйбларның ике нәрсәгә зарлануын ишетә килдек, – ди. – Беренче зар – дини китапларны бас­тырыр алдыннан ник тикшер­миләр? Аңа ихтыяҗ зур булса да, укып, үзгәртерлек кешеләр аз иде. Икенчедән, муллалар нигезләнә алырлык документаль чыганак сорады. Нигезләмәнең беренче редакциясе үз вакытында яхшы роль уйнады. Яңасы бү­генге ихтыяҗга туры китереп кагыйдә­ләште­рел­де”.

Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбарәков әй­түен­чә, нигезләмәдә көндәлек тормыштан бик күп яңалыклар өс­тәлгән, мөселман йолаларын бил­ге­ли торган хөкемнәр тәр­типкә салынган. Мәсәлән, мәетне җеназа намазына әзерләү, озату өлешендә җирләгәннән соң мәҗ­лесләрдә укыла торган сүрәләрне дә билгеләгәннәр. Рамазан уразасы турында да аерым язылган. Аны нәрсәләр боза, нәрсәләр юк? Зәкят турында да әһәмиятле мәгъ­лү­мат­лар урнаштырылган. Сәдаканы ничек бирергә, корбанга чалынучы малның ниндиен сайларга? Барлык нечкәлекләрне аңлату бурычы муллаларга йөк­ләнгән.

Әлеге документка никах уку­ның гомуми нигезләре, аны теркәү кагыйдәләре дә язылган. Гаиләдә низаг килеп чыкканда мөнәсә­бәтләрне тәртипкә салу хөкем­нәре исә имамнарга да, казыйларга да ярдәмче булачак. Җыентыкта исем кушу буенча да хөкемнәр каралган. “Исем дөрес булсын өчен, ул йә татарча, йә гарәпчә, йә фарсыча, йә төрекчә матур мәгънәгә ия булырга тиеш, шул чагында дөрес исем санала, – ди Җәлил хәзрәт. – Безнең халык нәрсә генә кушмый, әйтерсең, көчек баласы алып кайталар. Ул бала бервакыт сиксәнгә җитәчәк”. Ата-ана сабыйга мәгънәсез исем кушарга теләсә, мулла алай ярамавын аңлатырга тиеш. Тыңлама­салар, кире борылып кайтып китәргә дә хакы бар. “Дәнис дигән исемне фарсыча матур мәгънәгә ия, диләр. Анысын белмим. Гарәпчә ул калдык дигән­не аңлата, – ди Җәлил хәзрәт. – Раязлар күбәйде, ул хәреф җыелма­сы гына. Җырчы Раязга Рияз кушмакчы булганнар, ләкин авыл советында ялгыш язганнар. Аңа ияреп, башкалар да шуны куша. Рияз булса, “җәннәт бакчасы” дигәнне аңла­тыр иде”. Хәзер бәбигә исемне бала табу йортында ук кушып, туу турында таныклык алып чыгалар. Дини нигезләмә бер нәрсә, ә кулда рәсми документ булса? Баш казый фикеренчә, кирәк икән документны үзгәртү дә берни тормый. Шундый каршылыкка очрамас өчен, алдан ук мулла белән киңә­шүне гадәткә кертсеннәр иде.

Тагын бәхәс тудырган нәрсә – кеше якынын бакыйлыкка озат­кач, Коръән укытыргамы, өчесен, җидесен, башка ашларын үткәрер­гәме, дигән сорау алдында кала. Ник дигәндә, читтә укып кайтучылар арасында, ул мәҗлесләр шә­ригатькә туры килми, дип әйтү­челәр дә очрый. Нигезләмәне тө­зүчеләр исә милләтнең дингә каршы килмәгән гореф-гадәтләре нигез булып санала ала, диләр. Кешене бер табын янына җыеп ашату тыелмаган, вәгазь сөйләү, Коръән уку, сәдака бирү, дога кылу да беркемгә зыян китерми. Шул ук вакытта ул кешенең ихтыярында кала, мөмкинлеге булса, үткәрә, юк икән, мәҗбүри түгел.

– Бездә бидгать сүзен еш куллана башладылар. Тик мәгънәсен генә аңлатып бирә алмыйлар, буталып бетәләр, – ди Булат Мөба­рә­ков. – Ул – Пәйгамбәребездән соң билгеле булган сөннәтне юкка чыгару дигәнне аңлата. Пәйгам­бә­ре­без әйтә, сөннәтне юкка чыгармый икән, мөселманнарга хәерле гамәл санала. Коръән ашларын үт­кәрү дә татар өчен динне саклау факторы буларак электән билгеле.

Нигезләмәдә талак буенча да шактый аңлатмалар кертелгән. Яңа җыентык әзерләүчеләр талак мәсьәләсен баш авыртуы итеп кабул итә. Бу уңайдан аңлашыл­маучылык гел чыккалап тора икән. Яшьләр башта ярамаган сүз ычкындыра, аннары, ничә талак әйттем, нигә әйттем, дип үкенә. Моны имамнар гына хәл итә алмый, яшьләрне казыйга җибә­рә­ләр. “Аерылыр өчен өч талак ки­рәк, дигән әйбер бар, алай түгел, бер талак та җитә. Ир бер талак әйт­кәч, хатынның өч күременә кадәр килешә алмыйлар икән, аерылышалар, хатын ирекле була. Ул теләсә, никах укытып сиңа да, башка кешегә дә чыга ала. Өч талак әйткәч, бүтәнгә чыга ала, сиңа юк. Ярты ел үткәч, үкенеп, хатынны кире кайтарасы иде дип йөриләр”, – ди баш казый.

“Талак мәсьәләсеннән дә кү­ңел­не ярсыта, кәефне төшерә торган тагын нәрсә бар икән?” – ди Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. Менә ир-атлар шуннан соң үзләре чамаласын инде… Никах вакытында кыз ягына бирелә торган мәһәр­нең күләме – кимендә биш мең сум дип билгеләнгән. Җәлил хәзрәт мәһәрне кияүдән күбрәк сорау яклы. “Атасы никахта, кызымны аерып җибәрәсең икән, миллион сум яки машина бирәсең, дигән шарт куйса, кияү талак әйтергә авызын ачканчы, башта йөз кат уйланыр иде”, – ди ул. Никах – ирнең телен бәйли, хатын-кызның аягына богау сала, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*