tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Гаяз Закиров мөрәҗәгате
Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Гаяз Закиров мөрәҗәгате

Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Гаяз Закиров мөрәҗәгате

Барча галәмнәрне, җир-күкләрне җанлы вә җансыз булган барча нәрсәләрне юктан бар кылган, кыямәт көненең хуҗасы һәм иң гадел хөкемдары булган Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә мактау-олылауларыбыз булса иде.
Җәнабель хакның илчесе, Аның чын бәндәсе, җир йөзендә булган барча адәм балаларын җәннәт белән сөендереп, җәһәннәм белән куркытып туры юлга өндәгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)гә хәер-догаларыбыз, йөрәк түрләребездән чыккан изге салават шәрифләребез булса иде.

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем, кадерле якташларым, газиз милләттәшләрем!
Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Һиҗри ел исәбе белән 1441 елның Зөлхиҗҗә ае килеп җитте. Бу ай – елның соңгы ае һәм ул ислам дөньясында аеруча игътибарга лаеклы чор, чөнки бу айда динебезнең бер терәге, “арканы” булган хаҗ гыйбадәте үтәлә.
Бу айның 10 көнендә исламияттә булган иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Ид-Аль-Адха бәйрәме үткәрелә. Безнең халкыбызда Корбан гаете дип әйтелгән бу олуг бәйрәмдә Аллаһы Раббыбызның ризалыгы өчен корбаннар чалына һәм тантаналы рәвештә гает намазлары укыла.

Гает намазы уку һәм корбан чалу динебездә ваҗип гамәл дип санала, ягъни катгый рәвештә үтәлә торган гамәл. Үтәсәң – саваплы, үтәмәсәң зур гөнаһлы буласың. Нисабы булган һәр мөэмин мөселман бәндәсе корбан чалып, өчтән бер өлешен ятимнәргә, ярлы-фәкыйрьләргә өләшергә тиеш, икенче өлешен мәҗлес корып, шул мәҗлескә туганнарын, күршеләрен, дин кардәшләрен чакырып, сый-хөрмәт күрсәтсә һәм калгаи өлеше өй җәмәгатенә сарыф итсә, Иншааллаһ, аның корбаны Аллаһ Раббыбыз тарафыннан кабул булыр. Шулай ук мәчет-мәдрәсә файдасына корбан ите садака итеп бирелсә, бу, һичшиксез, изге гамәлдән саналачак.
Аллаһ Раббыбыз Коръән-Кәримдә: “Чалган корбаннарыгызның ите дә, каны да Аллаһка ирешмәс, мәгәр сезнең күңелләрегезнең тәкъвалыгы Аллаһка ирешер”, – дигән. Ягъни, Аллаһ Раббыбызны танып, иман китереп, ул кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәвебез Аллаһ Раббыбызга ирешәчәк.

Быел пандемия сәбәпле хаҗ гамәлләре үтәлмәгәнгә күрә, бар мөэмин-мөселманнар өчен бу бәйрәмебезне лаеклы рәвештә каршы алып озатып калу – Аллаһ Раббыбыз каршысында булган олуг бурычыбызны үтәвебез.
Хөрмәтле дин кардәшләрем, ошбу бөек бәйрәм белән һәркайсыгызны ихлас күңелемнән тәбрик итәм! Барча кылган гыйбадәтләребезне, биргән хәер-садакаларыбызны, теләгән теләкләребезне, чалган корбаннарыбызны Аллаһ Раббыбыз хөсни кабуллыгы белән кабуллардан әйләсә иде. Чалган корбаннарыбызның аккан һәрбер тамчы каны саен, йонының һәрбер төге саен булган изгелек-савапларын ике яныбызда булган фәрештәләребез гамәл дәфтәрләренә беркетеп куйсалар иде һәм кыямәт көнендә мизан-үлчәүләребезгә ошбу гамәлләребез изгелегебезнең күрсәткече булып, җәннәт әһеле булуыбызга олуг бер сәбәп булса иде.
Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Изге теләкләр һәм хәер-догалар белән

Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Гаяз ЗАКИРОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*