tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новоуральск татарлары мәчет сорый
Новоуральск татарлары мәчет сорый

Новоуральск татарлары мәчет сорый

Свердловск өлкәсенең Новоуральск шәһәрендә яшәүче татар һәм башкорт мөселманнары мәчеткә мохтаҗ. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның Свердловск өлкәсе эшмәкәрләре белән очрашуывакытында Новоуральск татар-башкорт мәхәлләсе әгъзасы, шәһәр советы депутаты Марат Салихов әйтте.

Новоуральск шәһәрендә 120 мең кеше яши, шуларның 10 проценты татарлар һәм башкортлар. “Без мәхәллә булып яшибез. Әмма безнең подвалдагы мәхәлләдән чыгып, мәчеткә йөрисебез килә. Ул шәһәр читендә булса да, без риза булыр идек. Мин, депутат буларак, бу гозер белән бөтен инстанцияләрне йөреп чыктым, хакимият безгә мәчет өчен җир бүлергә вәгъдә бирде, әмма бу эш һаман кичектерелә”, – диде Салихов.

Ул бу гозере белән Васил Шәйхразиевка һәм Свердловск өлкәсе губернаторы урынбасары Азат Салиховка мөрәҗәгать итте. “Безнең ислам дине тотуыбыздан куркырга кирәкми, без радикаль ислам турында да, традицион ислам турында да беләбез. Безнең имамнарыбыз Мәскәүдә, Санкт-Петербургта укып кайтканнар, бик белемлеләр”, – дип аңлатты ул.

Марат Салихов Новоуральскига иң якын мәчетнең шәһәрдән дистәләгән километр ераклыкта, Югары Пышма авылында урнашканын әйтте. “Безгә мәчеткә йөрү өчен автобуслар юлларга туры килә. Әбиләрне биш-алты автобуска төяп, мәчеткә йөртәбез”, – диде ул.

Васил Шәйхразиев Марат Салиховка җир бүленү тоткарлану сәбәпләрен өйрәнәчәген әйтте.

  • Новоуральск – ябык шәһәр, биредә “Урал электрохимия комбинаты” атом сәнәгате предприятиесе урнашкан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180956/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*