tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурлат районында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә багышланган конференция уза
Нурлат районында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә багышланган конференция уза

Нурлат районында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә багышланган конференция уза

Бүген Нурлат районының Кизләү авылында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция уза. «Кизләү мәдрәсәсе: гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы» темасы астындагы III Укулар бөек татар мәгърифәтчесенең ватанында үтә.

Өченче ел рәттән уза торган әлеге чарада Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Казан шәһәр бүлеге җитәкчесе, Нурлат якташлар җәмгыяте рәисе Фәрид Мифтахов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе , Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Нурлат районы мөхтәсибе Наил Әбелханов, Нурлат районы имамнары, укытучылары катнаша.

Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның тууына 120 ел тулуга багышланган беренче укулар 2016 елда Нурлат районы Колбай Мораса авылында үткәрелгән иде. Икенче укулар узган елны Казан шәһәрендә узды.

Әлеге конференциянең максаты булып – XX йөз татар дин эшлеклесе Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның идеяләрен һәм аның татар мәгърифәтчелеге үсешенә керткән бөек өлешен популярлаштыру тора.

Конференциядә түбәндәге тәкъдимнәр яңгырады:

  • Дини остазларыбызның хезмәтләрен, рухи мирасыбызны, тарихыбызны тирәнрәк өйрәнү максаты белән ел саен район күләмендә Кизләү укуларын үткәрү
  • Бу авылның тарихын өйрәнү өчен Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Халиков исемендәге Археология институты галимнәрен җәлеп итү
  • Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин укуларын ел саен түгел, юбилей елларында уздыру
  • Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин укуларын 2021 елның 16 маена билгеләргә. Ул вакытта хәзрәт тууының 125 еллыгы билгеләп үтеләчәк.
  • Елдагыча конференция материалларын китап итеп чыгару.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*