tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өчкүлдә ифтар мәҗлесе
Өчкүлдә ифтар мәҗлесе

Өчкүлдә ифтар мәҗлесе

9 Май бәйрәме көнне Өчкүл мәчете каршында 100 кешегә исәпләнгән ифтар табыны корылган иде. Авыл имамы һәм җирле мөселманнар берләшмәсе рәисе Рушан хәзрәт Исмаилов җитәкчелегендә актив авылдашлары һәм туган нигезләренә битараф булмаган шәһәрлеләр бу мәҗлесне мәчетнең 30 еллыгына багышлап уздырырга ният кылалар һәм аларның әлеге изге чаралары Аллаһы Тәгалә ярдәмендә күркәм генә тормышка да ашты дияргә була.

Әйтергә кирәк, өчкүллеләр гомумавыл ифтары өчен 9 май көнен тикмәгә генә сайламаган, чөнки үзгәртеп кору җилләре белән дини тормышыбызга иреклек ачылгач, илебезгә Бөек Җиңү бүләк итүчеләр буыныннан булган сугыш ветераннары Хәсән ага Җәфәров белән Хәмзә абый Абдулкадеров төбәгебездә беренчеләрдән булып туган авылларында мәчет төзү инициативасын күтәреп чыгалар һәм күптөрле инстанцияләр узып, үз морадларына ирешәләр.

Ә Хәмзә абый 1989 елдан алып, 2007 елга чаклы, бу фани дөньядан киткәнчегә кадәр яңа торгызылган мәчеттә имам вазифасын үтәп килә. Билгеле, аларны бу көнне җылы сүзләр, хәтем-догалар белән искә алдылар, мәрхүмнәргә чиксез рәхмәтләре белдерделәр, Раббыбыз мәңгелек урыннарын җәннәтләрдән кылсын, диделәр.

– Авылыбыз тарихында беренче тапкыр шундый ифтар оештыруны җәмәгатьчелек белән киңәшләшеп хәл иттек һәм моңа май бәйрәмнәренә күпләп шәһәрлеләрнең кайтуы да бер сәбәп булды, – ди Рушан хәзрәт.

– Бу мәҗлесне оештырырга һәм өстәлләрне корырга бөтен авыл булышты, әмма ләкин шәхсән мин алтын куллы, уңган-булган остабикәләребезне билгеләп үтәр идем. Аларның камыр ризыклары табын яме булды, ә тәме – телеңне йотарлык иде. Шулай ук Рушан хәзрәт җитәкчелегендә авыл мәхәлләсен дә телгә аласым килә. Җирле дини оешма авылыбыз файдасына бик күп игелекле гамәлләр башкара. Мәсәлән, җирле каберлекләр территориясен чистартты, “Җирле инициативаларга булышлык” өлкә программасы кысаларында авылдашлар көн кадагына куйган һәр проектны хуплап чыга һәм финанс ярдәм күрсәтә.

Аллага шөкер, күбрәк мәхәлләбез тырышлыгында авылыбыз бүген төзек һәм чиста. Туган нигездә калган һәм ерак җирләрдә яшәгән авылдашларыбызны барлау, алар белән үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру, хак динебезне пропагандалау, рухи традицияләребезне саклау, ана телебезгә хөрмәт уяту максатыннан чыгып, Рушан хәзрәт шундый ифтарларны ел саен уздырырга кирәк, диде. Һәм мин бу фикер белән тулысынча килешәм. Ә авылыбызның аксакалы Таһир хәзрәт Әббәсов мәчеткә кунакханә итеп, янкорма ясарга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты һәм барча халык бу фикерне дә хуплады, – диде безгә биргән әңгәмәсендә Мәскәүдәге “Кунак” кафесының бер җитәкчесе, өчкүлле Мөхәммәт Кадеров.

Өчкүллеләрнең яңа гамәлләре хәерле сәгатьләргә туры килеп, дәвамлы булсын иде. Онытмыйк, изге Рамазан аенда кылган хәерле гамәлләр, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт әйтүенчә, 70тән алып 700гә кадәр тапкырлана. Димәк, изге айда күбрәк изгелекләр кылып калыйк, тәмуг утыннан котылуга юл салыйк.

Олег ХӨСӘИНОВ

“Туган як” газетасы 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*