tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Павлодар өлкәсендә яңа мәчет ачылган
Павлодар өлкәсендә яңа мәчет ачылган

Павлодар өлкәсендә яңа мәчет ачылган

Казахстанның Павлодар өлкәсе Аксу шәһәрендәге икенче мәчет үзенең ишекләрен ачты. Бу хакта «Казинформ»хәбәр итә.

«Бу – быел Аксу авыл зонасында төзелгән икенче мәчет, моңа кадәр Әнбәк авылында Аллаһ йорты төзелгән иде. Аксу бистәсендә төзелеш берничә елга сузылды, анда яшәүчеләр эшләрнең тәмамлануын түземсезлек белән көттеләр. Үзләре дә төзелеш барышына зур өлеш керттеләр. Иганәчеләр таптылар, һәркем булдыра алганча ярдәм итәргә тырышты», – диде Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Павлодар өлкәсе буенча вәкаләтле имамы Жолдас Коспакулы мәчет ачылышында.

«Ислам дине гыйбадәтханәсе кешеләрне берләштерер һәм рухи мәдәниятнең уртак үзәгенә әверелер дип ышанабыз», – диде мәчетнең имамы.

Ачылу тантанасында Казахстан Диния нәзарәтенең вәкаләтле имамы, төзелештә катнашучыларга рәхмәт белдереп, Рәхмәт хатлары тапшырды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*