tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсенә рәсми сәфәр белән Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин килде
Пенза өлкәсенә рәсми сәфәр белән Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе  Равил Гайнетдин килде

Пенза өлкәсенә рәсми сәфәр белән Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин килде

2014 елның 22 маенда иртә белән Пенза өлкәсенә Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Мөфти шәех Равил Гайнетдин рәсми сәфәр белән килде. Аны “Пенза беренче” тимер юл вокзалында төбәк хөкүмәте рәисенең урынбасары Владимир Мальцев, шәһәр башы Юрий Алпатов, аның урынбасары Җиһанша Туктаров, Пенза өлкәсе хөкүмәтенең эчке эшләр башлыгы Александр Елатонцев, Пенза өлкәсе татар мөхтәрияте рәисе Бакир Акжигитов, өлкәбезнең дин хезмәткәрләре һәм күренекле төзүче, Олы мәчет төзелешен алып баручы Рафик Ибраһимов каршы алдылар.

Дин лидерын сәләмләп, Юрий Алпатов, милләтара һәм дини оешмалар арасындагы мөнәсбәтләрне ныгытудагы эшчәнлеге өчен, муфтий Равил хәзрәт Гайнетдингә үзенең рәхмәтләрен белдерде. Үз чиратында Россиянең муфтилар Шурасы рәисе шәһәр җитәкчеләрен һәм шәхсән Юрий Алпатовны халыклар арасындагы дуслыкны арттыру өстендә күренгән эшләре өчен рәхмәтен белдерде.

«Яңа мәчеткә беренче ташны кую хәзер дә минем исемдә, менә аның төзү эшләре дә тәмамланып килә. Бу берсүзсез шәһәр хакимиятенең, өлкә һәм мөселман оешмаларының күрсәтелгән хезмәте. Бердәмлектә, килешкәнлектә һәм хезмәттәшлектә барлыкка килә дини йортлар. Дин йортлары, мәчетләр, чиркәүләр күп булганда төрмә-колонияләр аз була. Глобализация заманында төрле аңлашмаулыклар күренгәндә төрле конфессия лидерлары үз эшләрен халыкка әхлакый тәрбия бирү эшләренә юнәлтәләр. Мин бирү килүемне бик мөһим, дип саныйм. Ул, дини һәм әхлакый да, шунлыктан халык белән очрашып сөләшүләр дә минем планда бар»- дип аңлатты Равил Гайнетдин.

«Пенза өлкәсенә иң югары мөселман хезмәткәре килүе киләчәктә дә динара, милләтара, мөнәсәбәтләрне ныгытыр, мин Аллахы тәгаләдән Пенза өлкәсе халыкларына исәнлек, иминлек һәм сугышсыз аяз көннәр телим»,-дип сүзен тәмамлады ул.

23 май көнне Шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Пензада төзелә торган Олы мәчеткә, 1,5 миллион сум акча кертте.

Шәех Равиль-хазрәт Гайнетдин 2000 елда Олы мәчетнең нигезенә беренче таш куярга килгән иде инде. Менә быел , 23 майда, бу Аллах йорты яңадан Россиянең мөселман руханиен кабул итте.

«Гыйбадәтханә торгызыла безнең гражданнар өчен. Мәчет, Җиңү, Ватанны саклаучылар проспектында төзелгәнгә бу зур символик мәгънәгә ия булып тора.” – дип бәяләде шейх Равил Гайнетдин.

Пензаның бу Олы мәчетне дүрт ел өлек кенә,садака- иганәләр акчасына, актив төзелә башлады. Мәчетләрне шулай тәзү борыннан килгән гадәт.

Шәех халыкның исенә төшерде:” Аллах эшләрендә ярдәм күрсәткәннәргә, Ходай аларга оҗмахта урын ышандыра”. Пензага хәзрәт үзе дә буш килмәгән, ул мәчет төзелешенә бер миллион ярым акча кертте.

Равил хәзрәт Гайнетдин Пенза өлкәсендә 25 майга кадәр булды.

Кадир Муса улы Акжигитов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*