tatruen
Баш бит / Слайдер / Пермь краеның Барда районында элек тә, хәзер дә мәгърифәткә, аң-белемгә омтылыш көчле
Пермь краеның Барда районында элек тә, хәзер дә мәгърифәткә, аң-белемгә омтылыш көчле

Пермь краеның Барда районында элек тә, хәзер дә мәгърифәткә, аң-белемгә омтылыш көчле

Дин әһелләре форумында Барда районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мозафаров үз төбәкләрендә яшәүче татарлар, татар мәгърифәте тарихы хакында сөйләде.
“Уралда, Пермь краеның көньягында урнашкан Барда районында телен, гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен бүгенге көнгә кадәр саклап калган халык яши,” – ди ул. Монда яшәүчеләрнең 90 проценттан артыграгы татарлар һәм башкортлар.

Барда төбәгендә элек-электән мәгърифәткә, аң-белемгә омтылыш көчле булган. 19 гасырда ук Тол буе авыларында 54 мәчет һәм алар каршында мәдрәсәләр эшләп килгән. Анда заманында күп кенә күренекле шәхесләр белем алган. Марат хәзрәт белдергәнчә, хәзерге вакытта Барда районда тарих битләрен барлау максаты белән, күп кенә китаплар языла, бастырыла. Шунысы үзенчәлекле, биредә халык борынгы риваятьләрне дә саклый.

“Һәр авылның горурланырлык шәхесләре, сокланырлык тарихы бар,” – ди чыгыш ясаучы. Барда районы авылларында хәзер 30 лап мәчет эшли. Татар телендә сөйләүче радио, җирле телевидение бар. “Таң” газетасы, “Нурлы Барда” дини-мәгълүмати-мәгърифәт газетасы чыгып килә. “Бүгенгебез тотрыклы, киләчәгебез өметле,”- дип зур ышаныч белән чыгышын тәмамлады Марат хәзрәт Мозафаров.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*