tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамазан ае турында онлайн-лекцияләр циклы дәвам итә
Рамазан ае турында онлайн-лекцияләр циклы дәвам итә

Рамазан ае турында онлайн-лекцияләр циклы дәвам итә

Иртәгә, 6 май көнне, 15:00 сәгатьтә Islam-Today.ru мәгълүмати-аналитик порталының @islam_today_huzur Instagram битендә Рамазан ае турында чираттагы ачык онлайн-лекция узачак. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые вазыйфаларын башкаручы Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбәрәков чыгыш ясаячак.

Туры эфирда теләге булган һәркем спикерга сораулар бирә алачак. Сорауларны татар һәм рус телләрендә Instagram социаль челтәренең @islam_today_huzur аккаунтында калдырырга мөмкин.

Тамашачылар арасында туры эфирда ике китап та уйнатылачак: «Каждый может стать Коран-хафизом» һәм «Расскажи мне об Исламе».

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*