tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамазан берләштерә
Рамазан берләштерә

Рамазан берләштерә

Рамазан аеның яртысыннан артыгы узды. Изге ай башында берничә көн эссе булса да, хәзер һава торышы уразадагыларга мәрхәмәтле. Мөселманнар Удмуртиядә сан буенча православие динен тотучылардан соң икенче урында торалар. Татарлардан тыш, соңгы елларда аларның саны әзербайҗан, үзбәк, чечен, таҗик диаспоралары хисабына да арта. Һәр милләтнең иҗтимагый оешмалары бар. Соңгы елларда Дагестан халыклары да, үз берлекләрен булдырып, актив эшли башладылар. Удмуртия мәчетләрендә гыйбадәт кылалар. Шунысы сөенечле: аларда узучы ифтарларда милләтләргә бүлү юк, табын артында һәр мөселманга урын табыла. Кунак ашы — кара-каршы дигәндәй, Дагестан халыкларының “Мирас” берлеге татарларны 21 майда “Тюльпан” кафесына ифтарга дәште. Удмуртиядә 1800ләп дагестанлы яши, алар барысы да ураза тота. “Биредә ураза тотарга җиңелрәк. Чөнки эссе түгел. Бүгенге ифтарда төрле милләт кешеләрен күрү — шатлык. Милләтләр арасында дуслык булсын өчен, аларның да Рамазанны белүләре зарур. Максатыбыз — дини мәдәниятебез белән дә таныштыру”, — диде Удмуртия Республикасының “Мирас” Дагестан халыклары берлеге рәисе Магомедарип Гунашов. Ифтарга килгән дагестанлыларның күбесе ир-атлар иде. Алия Абдуллина “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларын дәшкән. Аерым бүлмәдә намаз уку урыннары да көйләнгән.

Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинның катнашуы ифтарга үзе бер дәрәҗә өстәде. Ул вәгазендә Рамазанның изге гамәлләргә бай ай икәнен искәртеп үтте. Мөселман халыклары арасында бердәмлек ныгуына өметен белдерде. Ике арада дуслык күптәннән дәвам итә. Бу турыда Казаннан килгән аспирант Магомет Хайрулаев сөйләде. Ул Казанда Төньяк Кавказның беренче мөфтие Сәйфулла-кади Башларовның дини мирасын өйрәнә. “Аның укытучылары татарлар була. Рухи остазы Ижау шәһәреннән булган дигән фикер дә бар. “Әл-Илҗәви” — Мин Ижаудан дигәнне аңлата. Шәхсән мин үзем Ижауга килеп, диссертациям өчен материаллар эзләдем. Минем укытучыларым да татарлар. Казанда белем алдым”, — диде ул. Ифтарда Дагестан республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев, танылган дин белгече Ахмад Абдурашидов, Дагестан республикасының Милли сәясәт министрлыгы каршында эшләп килүче Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә Дагестан якташлыгы советының әгъзасы Абдула Ибрагимханов чыгыш ясадылар. Дагестан егете Назар Адуев дини эчтәлекле җырулар (нәшид), мөнәҗәтләр башкарды. Мөселманнар үзара хөрмәтнең билгесе итеп бүләкләр алыштылар. 300гә якын кеше катнашкан ифтарда аш-суга дога татар телендә яңгырады. Милләттәшләребез: “Төрле милләт вәкилләре белән бер өстәлдә авыз ачу бер-беребезне тагы да якынайтты, оештыручыларга зур рәхмәт”, — дип өйләренә таралдылар.

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*