tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясенә нәтиҗә ясалды
«Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясенә нәтиҗә ясалды

«Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясенә нәтиҗә ясалды

Изге Рамазан ае төгәлләнде. Күркәм гадәт буенча, күпчелек мөселманнар узган айга йомгак ясады, киләчәккә планнар билгеләде. ТР мөселманнры Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында исә «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясенә нәтиҗәләр ясалды.

Рамазан ае дәвамында сәдака һәм зәкят, шулай ук кыска номерга җибәрелгән игелекле смс-лар рәвешендә килеп ирешкән хәер хисабына мөфтиятнең “Зәкят” хәйрия фонды 900 мең сумнан артык акча җыюга иреште! Нәтиҗәдә, ярдәм фонд канаты астындагы 10 авыру балага күрсәтеләчәк. Моннан тыш, «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясеннән кала, фонд тарафыннан 5 сабыйны дәваларлык өстәмә рәвештә 300 мең сумнан артык күләмдә акча җәлеп ителде. Шул рәвешле, гомумән алганда, Рамазан ае вакытында нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән 15 баланы тернәкләндерүгә акча җыюга иреште.

Әлеге балаларга кечкенәдән куркыныч диагнозлар:  ДЦПның авыр формалары, баш мие шеше, хромосомалар патологиясе, ишемия инсульты белән очрашырга туры килә. Язмыш сынавына карамастан, алар сәламәтлекләре өчен кыюларча көрәшә. Матди хәлләре авыр булганлыктан, сабыйларның әти-әниләре мәрхәмәтле  кешеләргә мөрәҗәгать итте. ТР мөселманнры Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды әлеге мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә өлеш керткән һәркемгә ихлас рәхмәтен белдерә. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйтте: «Яшермә, юкса Аллаһ та (сиңа бүләк итәргә мөмкин нәрсәләрне) яшерер, ә мөмкинлекләреңә карап (Аллаһ юлында) юмартларча сарыф ит».

Искәртеп үтик: Рамазан аеның беренче көненнән ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән Татарстанда “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе башланды. Акция барышында мөфтият мохтаҗларга комплекслы ярдәм күрсәтте: азык-төлек, акча һәм кием-салым белән ярдәм итте. Аерым алганда,  ТР Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге тарафыннан республиканың барлык мөхтәсибәтләренә Ураза бәйрәме һәм Балаларны яклау көне уңаеннан мохтаҗларга өләшү өчен җәйге сезонга балалар киеме комплектлары тапшырылды. Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды шулай ук аз керемле, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләргә балалар коляскалары бүләк итте. “Зәкят” хәйрия фондына битараф булмаган казанлылар тарафыннан кулланылышта булган, әмма яхшы сакланган 20ләп коляска бирелгән. Арбаларның барысы да ялгыз, күп балалы һәм үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әниләргә тапшырылды. Алар Казанда гына түгел, Татарстан һәм Чуашстан районнарында яшиләр.

Рамазан ае дәвамында “Зәкят” фонды Казанның азкеремле 900 гаиләсен 5,5 тоннадан артык азык-төлек белән дә тәэмин итте. Ашамлык җыелмаларына ярмалар, он, шикәр, макарон, чәй, хөрмә җимешләре һәм печенье кертелде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*