tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан вәкиле Финляндия татарлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты
Татарстан вәкиле Финляндия татарлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

Татарстан вәкиле Финляндия татарлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

10 декабрьдә Мәскәүдә Тулы вәкаләтле вәкиллектә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР ның РФ дәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Финляндия мөселманнар җәмгыяте рәисе Атик Али һәм җәмгыять имамы Рамил хәзрәт Беляев белән очрашты.

Кичә чит ил кунаклары Мәскәүдә ачылган IX Мөселманнар форумында һәм ислам буенча VI Халыкара мәгариф конференциясендә катнашты. Хельсинкига китәр алдындан алар Тулы вәкаләтле вәкиллектә булды.

Атик Али белән Рамиль хазрәт Беляев Тулы вәкаләтле вәкиллектә Казан аэропортында булган фаҗига белән бәйле рәвештә ачылган Кайгы уртаклашу китабына яздылар, дип хәбәр итә ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге.

Очрашуда Атик Али белән Рамиль хазрәт Беляев татар диаспорасы яңалыклары белән уртаклашты, Финляндия татарларының дин, тел һәм мәдәниятне саклаулары турында сөйләделәр. Бүген Финляндия татарлар җәмгыятенең төп проблемасы – аларның саны кимүдә, финнар белән милләтара никахлар саны артуда. Хәзерге вакытта Финляндиядә 700 чамасы татар яши. Җәмгыятьнең яшь әгъзалары Казан университетында белем алган. Татарстан һәм Башкортстан артистлары һәм актерлары, шулай ук язучылар, фән һәм сәнгать эшлекләре Финляндия гастрольләр белән килә. Кунаклар Татарстан Республикасы яшьләрен Хельсинки университетында укырга җибәрү яшьләрнең танышуына, ә соңрак гаилә коруына да этәргеч булыр иде, дип билгеләп үттеләр.

Атик Али белән Рамиль хазрәт Беляев Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, ТРның РФ Дәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә, Бөтендөнья татарлар конгрессы Башкарма комитетына Финляндия татарлар җәмгыятенә игътибарлы булулары һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*