tatruen
Баш бит / Слайдер / Равил Гайнетдин мөселманнарның иң зур проблемасы дип берләшү булмауны атады
Равил Гайнетдин мөселманнарның иң зур проблемасы дип берләшү булмауны атады

Равил Гайнетдин мөселманнарның иң зур проблемасы дип берләшү булмауны атады

Бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең VII хисап-сайлау съездында мөфти Равил Гайнетдин мөселманнарның иң зур проблемасы дип берләшү булмауны атады.

Равил Гайнетдинов әйтүенчә, Россия мөселман җәмгыятенең аерым-аерым берләшүе – иң катлаулы эчке фактор. “Ул берничә яктан күренә, бу – оештырудагы аерымлану, үзәктән читләшү тенденциясен тирәнәйтү дә, милли, диаспораль билге буенча мәхәлләләр оештыру да, конфессия эчендәге дини характердагы каршылыкларны тирәнәйтү дә. Кайбер төбәкләрдә Өммәт таркалган”, – диде ул.

Мөфти дәүләт-ислам хезмәттәшлегенең мөһим өлкәләрен атады. “Мәгариф һәм фәнне үстерү, Ислам теологиясе буенча диссертация советы булдыру, ислам дине тәгълиматының Ватан мәктәбен торгызу; дин иреге принцибын үтәгәндә Россия мәктәбенең алтын уртада булуы; миграция процесслары нәтиҗәсендә мөселманнарның мәдәни интеграциясе һәм социализациясе”, – диде ул.

Равил Гайнетдинов ислам өммәтенең интеллектуаль потенциалы ныклы хезмәт таләп итүен әйтте. “Без галимнәргә, югары квалификацияле белгечләргә, югары технологияле инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруда таяна алырлык һөнәр ияләренә мохтаҗ. Җәмгыять эшчәнлеген матди тәэмин итү мәсьәләсе дә катлаулы булып кала, социаль җаваплы мөселман-эшкуарлар барлыкка килмичә хәл ителмәячәк”, – диде Равил Гайнетдинов.

Мөфти имамнарның социаль яктан яклаучысыз булуын да әйтте. Шулай ук имамнарның матди яктан тәмин ителешләре түбән булганга борчылуын белдерде. “Шул сәбәпле уку йортларын тәмамлаучылар арасында дини оешмаларга килүчеләр аз. Уку тәмамлангач, дини өлкәгә эшкә килүчеләр дә, гаилә, балалар корып, торак һәм матди мәсьәләләрне хәл итү перспективалары булмау сәбәпле, берничә елдан соң китә”, – диде ул.

Айгөл Шәйхлисламова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*