tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республика имамнары “Гыйбадәт кылулар… ” турындагы Нигезләмә буенча фикер алыша
Республика имамнары “Гыйбадәт кылулар… ” турындагы Нигезләмә буенча фикер алыша

Республика имамнары “Гыйбадәт кылулар… ” турындагы Нигезләмә буенча фикер алыша

Бүген Болгар ислам академиясе базасында Татарстан имам-мөхтәсибләре өчен ике көнлек квалификация күтәрү курслары башланды. Республиканың барлык 48 мөхтәсибәте башлыклары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, голәмәләр һәм казыйлар катнашында тарихи җирдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән төп документ – “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар үткәрү турында нигезләмә” турында фикер алышу һәм аңа  кертелгән үзгәрешләрне раслау өчен җыелды. Имамнарның дини эшчәнлеген стандарлаштыруны күздә тоткан нигезләмә 2014 елда әзерләнде һәм имамнар эшендә кулланыла башлады, әмма Татарстанда дини һәм иҗтимагый өлкәдәге көнүзәк вазгыятьне исәпкә алып, төзәтмә кертү зарурияте килеп чыгуга бәйле рәвештә, шулай ук 2018 ел дәвамында, эшләп бетерелде. Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү өчен, составына шәригать өлкәсе белгечләре, казыйлар, голәмәләр кергән эшче төркемнәр булдырылды. Документта җомга намазларын, гает намазларын, күмү, исем кушу йолаларын, ифтарлар уздыру, никах һәм талак тәртипләре һ.б. турындагы бүлекләр бүгенге чынбарлыкны исәпкә алып үзгәртелде.

Квалификация күтәрү курслары Нигезләмәгә кертелгән үзгәрешләр буенча ачык фикер алышулар һәм белемнәрне ныгытучы практикумнар форматында уза. Мисал өчен, бүген голәмәләр һәм казыйлар гакыйдә (инану) һәм документның иң зур бүлеге – гыйбадәт буенча консультацияләр үткәрделәр. Чара барышында, шул исәптән, җәмәгать, гает һәм җомга намазлары үткәрү, хөтбә һәм вәгазь төзелеше, җеназа намазы һәм мәет күмү тәртипләре, каберләрне зиярәт кылу, ураза тоту, сәдака бирү һәм зәкят түләү, исем кушу, хаҗ кылу һәм башкалар. Курсларның икенче көнендә, иртәгә, имамнар “Мөгамәләт” (ислам хокукы нигезләре) бүлеге буенча фикер алышачаклар, гаилә мөнәсәбәтләренә караган сорауларны кузгатачаклар.

““Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар үткәрү турында Нигезләмә”не Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы утырышында раслау планлаштырыла, ул 2019 елның 17 гыйнварында Болгар ислам академиясе базасында узачак. Шуннан соң әлеге документ үз көченә керәчәк һәм Татарстанның барлык имамнарына җиткереләчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*