tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республикакүләм ифтар башланганнан бирле 18 меңенче ифтар җыелмасы мохтаҗларга җибәрелде
Республикакүләм ифтар башланганнан бирле 18 меңенче ифтар җыелмасы мохтаҗларга җибәрелде

Республикакүләм ифтар башланганнан бирле 18 меңенче ифтар җыелмасы мохтаҗларга җибәрелде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды хәзерге вакытка республикабызның 30 мөхтәсибәтенә, Казанның 40 мәчетенә барлыгы 18000 Республикакүләм ифтар җыелмаларын өләште. Алар шулай ук Казанда тулай торакларда калган РИИ, КАИ, КНИТУ-КХТИ студентлары, «Мөхәммәдия», Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәләренә таратылды. Шунысы әһәмиятле, «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге»нә көн саен 300 данәдә, КАИда укучы Алжир студентларына 20 данәдә өлеш чыгарылса, Россия ислам институты шәкертләренә пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә җибәрелеп тора. Изге ай дәвамында мондый җыелмалар кирәк булган саен китертеләчәк.

Гомумән алганда, Республикакүләм ифтар кысаларында 18 көн эчендә мохтаҗлар өчен ланч-боксларны Питрәч, Яшел үзән, Лаеш, Биектау, Кама Тамагы, Алексеевск, Балык бистәсе, Чирмешән, Яңа чишмә, Чаллы, Минзәлә, Тукай, Теләче, Апас, Алабуга, Буа, Югары Ослан, Кукмара, Кайбыч, Менделеевск, Чистай, Әлки, Зәй, Әтнә, Саба, Тәтеш, Мамадыш, Чүпрәле, Арча, Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мөхтәсибәтләре алырга өлгерде. Барлыгы 31 мөхтәсибәт. Мохтаҗ кешеләрнең аеруча түбәндәге категорияләренә игътибар юнәлтелә: инвалидлар, ялгыз олы яшьтәге өлкәннәр, күп балалылар, ятимнәр, ялгыз аналар, чит шәһәрләрдән килгән студентлар, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр.

Ифтар җыелмаларын волонтёрлар “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы территориясендә тутыра. Волонтёрларның яшенә килгәндә, 17-дән алып 40 яшькә кадәр. Көн саен 20-25 егет һәм кыз таләп ителә.

Ланч-боксларга нигездә түбәндәге ризыклар керә: хөрмә җимеше, бер шешә су, камыр ризыгы (өчпочмак һ.б.), чәк-чәк, икенче аш (бәрәңге белән ит, пылау, карабодай белән ит һ.б.). Бер ланч-боксның бәясе 300 сум.

Ифтар җыелмаларын әзерләгәндә һәм аларны китереп тапшырганда коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелә.

Исегезгә төшерәбез, ТАССРның 100 еллыгына багышланган VIII Республикакүләм ифтар «100-еллык ифтары» исеме астында уза һәм ул бар республика буенча 30 000 кешене колачлый, бу исә – узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны ике тапкырга күбрәк дигән сүз. Димәк, Татарстандагы быелгы 30000 кешелек Республикакүләм авыз ачу мәҗлесе ифтарлар оештыру тарихында чираттагы рекордка ирешәчәк.

Пандемия шартларында иминлекне тәэмин итү максатыннан, быел ифтар ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырыла һәм халыкның бары тик мохтаҗ катлауларын гына күздә тота.

Шул ук вакытта ифтарны оештыручылар әлеге социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашыруга үз өлешен кертергә чакыра. Акчалата ярдәмне түбәндәгечә җибәрергә мөмкин:

1.  7715 кыска номерына «ИФТАР буш ара СУММА» тәртибендәге текст белән җибәреп була. Мисал өчен, ИФТАР 300.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*